Альметьевский татарский государственный драматический театр - Өзелгән көй

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
12+

Драма

Премьера

Автор: Сәрдәр Таhировски, Ләйсан Фаизова

Режиссер: Сәрдәр Таhировски

Билетлар алу

"Өзелгән көй" – хәтер һәм авторның үзеннән дә озынрак гомерле музыка турында.

Әлеге камера спектакль беренче татар балеты "Шүрәле"нең  авторы Фәрит Яруллинның тормышы һәм иҗатына багышланган. Ул тамашачыны сугышка кадәрге Казанга, милли музыкаль сәхнә формалашкан чорга алып китә.

Үзәктә – Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган композитор язмышы һәм аның безнең көннәргә кадәр яшәүче көе.

Яруллиннарның гаилә тарихы да урын алган: улларын батыр егетләр һәм гүзәл кызлар турында әкиятләр белән илһамландырган, аны һаман көтеп яшәүче әтисе белән әнисе. Ә композитор үзе башка үлчәмдәге дөньядан алар артыннан күзәтә, кадерле кешеләренә җитәргә теләп кулларын суза.

Гаилә тарихы һәм тылсымлы татар әкиятләре талантны һәм аның иҗат дөньясын формалаштыруда зур роль уйнавына аеруча зур игътибар бирелгән.
"Өзелгән көй" – сәнгатьнең вакытны җиңүе, хәтернең кеше гомереннән дә озаграк яңгыравы, музыканың мәңгелек булуы турында үзәккә үтә торган сәхнә әсәре.

Бу спектакльне вестибуляр аппараты белән проблемалары булган тамашачыларга карарга киңәш итмибез.
Тамашачылар өчен урыннар сәхнәдә, спектакль барышында әйләнә торган түгәрәк өстендә.

Оборванная мелодия Оборванная мелодия Оборванная мелодия

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!