Театр-безнең киләчәк көннәребез өчен
файдалы вә өмидле бер нәрсә
Г. Тукай
Әйләнә сәхнә, әйләнә, сибелеп кала еллар.
Сибелеп кала язмышлар, режиссерлар,
геройлар...
Р.Фәйзуллин
1944 нче ел. Илебез өчен гаять авыр Бөек Ватан сугышы еллары. Совет гаскәрләре, дошманны эзәрлекләп, алга бара. Киеренке сугыш елларында сәнгать эшчәннәре дә бөтен авырлыкларны зур фидакарьлек белән үз җилкәләрендә карусыз күтәрәләр. Артистлар тарафыннан төзелгән сәнгать бригадалары сугышның алгы сызыгында була. Тылдагылар – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, шулай ук, күчмә эш шартларында эшләүче колхоз-совхов коллективлары – Минзәлә драма театры, Республика күчмә театр артистлары илебез халкы белән берлектә сугышның бөтен киеренкелеген, авырлыгын үз җилкәләрендә татыйлар. Менә шушы авыр, дәһшәтле сугыш елларында нефть катламнары ачыла. Һәм Әлмәт шәһәренең киләчәктә кара алтын үзәге булачагы күздә тотылып, Әлмәт район башкарма комитеты 1944 нче елның 3 нче февралендә анда театр булдыру турында карар чыгара. Бу карар нигезендә Татарстан Министрлар Советы шул елның 20 нче мартында Әлмәт профессиональ театрын оештыра.
Әлмәттә профессиональ театр ачу идеясен гомумиләштерүче, район Советы башкарма комитеты утырышында мондый театрның нәкъ менә Әлмәттә кирәклеген исбатлаучы Әсфан Галиев була. Казаннан Әсфан Галиев белән махсус белемле Сания һәм Гыйбадулла Хәбибов, Нәгыймә Кимовалар килә, Шөгер, Башкортостанның Авыргазы колхоз-совхоз театрларында эшләп алган Әлмәт мәдәният йорты директоры Нәгыймә Дәүләтшина да театрга күчә. Бер уч энтузиастлар берәр пәрдәлек пьесалар, скетчлар әзерлиләр, концертлар оештыралар. Ярымпрофессионал, ярым үзешчәннәрдән торган бу коллектив зур фидакарьлек күрсәтеп олы сәнгатькә юл яра башлый. Алар үзләре булган һәр җирдә талантлы һәвәскәрләр эзлиләр. Театрга тагын Таһирә Җаббарова, Һадый Җәләтов, Касыйм Еникеев, Хәмзә Рамазанов, Хәнифә Гасыйрова, Камил Мөхәммәтҗановлар килеп кушыла һәм инде алар бергәләп зур катлаулы драма әсәрләренә мөрәҗәгать итә башлыйлар. Табигый ки, театр мәдәният йорты базасында барлыкка килә. Утызынчы елларда агачтан салынган ике катлы ике йөзләп урынлы тамаша залы, хәтта балконы да булган әлеге бинада театр үзенең эшен башлый. Эш бүлмәләре җитмәгәнлектән мәдәният йорты белән янәшәдәге Газиз Саттаров йортында контора, складлар урнаша. Ул үзе театрның бухгалтеры, кызы Энҗе костюмнар хуҗасы булып ала.
Артистлар сәхнәләштергән иң беренче пьеса - фронтовик язучы Риза Ишморатның “Кайту” драмасы була (1944). Әлеге җаваплы эшнең режиссурасын хәл итүне Әсфан Галиев Гыйбадулла Хәбибовка йөкли, аны үзеннән тәҗрибәлерәк дип саный. Төп рольне – Хәмит ролен Галиев үзе башкара. Спектакльнең төп йөген күтәреп баручы хатын-кыз образын – Мөршидәне гәүдәләндерүгә Нәгыймә Дәүләтшина алына. 1944 нче елның май ахырларында район Мәдәният йортында куелган “Кайту” төбәктә профессиональ театр тууын кире каккысыз итеп раслый. Артистлар аны Әлмәттә уйнаганнан соң җәяүләп авылдан-авылга чыгып китәләр. Спектакльдән соң Һәрвакыт диярлек концерт куела. Ул вакытларда сәхнә җиһазланышы бик ярлы була, чөнки башка авылларга барып уйнау өчен унар чакрым һәм аннан да ераграк араны җәяү тәпиләргә туры килә. Өстәвенә сәхнә киемен һәм бар булган җиһазны үзең белән йөртүне дә исәпкә алсак, артистларның фидакарьлегенә, сәнгатьне чын йөрәктән илаһи мәхәббәт белән яратуларына таң каласың. Әнә шул рәвешле зур газаплар белән, районны үтеп, төбәк авылларының күбесен әйләнеп чыгалар алар.
Театр репертуарында акрынлап бик җитди спектакльләр барлыкка килә башлый. Шундыйларның берсе итеп Бөек Ватан сугышында тыл хезмәтчәннәренең каһарманлыгы хакындагы киң колачлы Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал” драмасын күрсәтергә була.
1946 нчы елда театрдан китеп барган Әсфан Галиев урынына сәнгать җитәкчесе һәм директор булып Камал Халәпов билгеләнә. Ул утызынчы елларда татар театр техникумын тәмамлый һәм Минзәлә театрында эшли. Кызыл Армия сафларында була, Фин сугышында катнаша. Елдан артык Мамадыш театрында артист һәм администратор булып эшли, шуннан Бөек Ватан сугышына китә. 1943 нче елда ул Курск дугасында каты яралана һәм 1944 - 46 нчы елларда Минзәлә драма театрында режиссер булып эшли. Бер аяксыз сугыш инвалиды, әмма рухы сынмаган Камал солдат бөтен җаны-тәне белән театр эшенә бирелгән шәхес була, Әлмәттә югарыда утыручы түрәләрнең бусагасын еш таптый, берәмтекләп диярлек һөнәри кадрлар туплый. Театрның “иҗади төшен” үз хезмәтенә бар күңел салып эшләүче фидакарь җаннар тәшкил итүен тели һәм максатына ирешү өчен көчен, сәламәтлеген дә кызганмый, шул эшкә үзен сарыф итә. Бу искиткеч кешелекле, пөхтә һәм гаять ихтыярлы кешенең эшчәнлеге сокланырлык. Ул һәр спектакльгә ныклап әзерләнә. Театр музеенда аның кулъязмаларыннан кайберләре сакланган. Шуларның берсендә куелачак спектакльләрне әзерләү өчен эш планнары, анда катнашачак артистлар исемлеге, аларның репетицияләрдә булу-булмауларны барлап барган тамгалар, әсәрнең эчтәлеге, әһәмияте, язучысы һәм әсәр хакында, пьесаның пәрдәләр буенча барышы, финаллар, бизәлеше, бәйләнеш, кульминацион нокта, чишелеш, төп вакыйгалар, образларга характеристика, проблемалар, типиклык, драматик төре, реквизит-бутафория һәм башкалар барысы-барысы бәйнә язылган.
Профессиональ артистларның азлыгы, репертуар кытлыгы, илдәге хәерчелек театр һәм аның режиссерына җәелеп эшләргә мөмкинлек бирми. Әлбәттә, мондый шартларда труппаның иҗади йөзен билгеләү кыен була. Алай да бу елларда Әлмәт театрының иң зур уңышы – Гозәир Хаҗибәковның “Аршин мал алан”ын сәхнәләштерү булгандыр, мөгаен. Спектакль 1946 - 49 нчы еллар сезонында гөрләп бара. Монда артистлардан Нәгыймә Дәүләтшина (Гөлчәһрә), Касыйм Еникеев (Гаскәр), Харис Зарипов (Сөләйман), Нәгыймә Кимова (Асия), Һадый Җәләтов (Солтанбәк), Таһирә Җаббарова (Җиһан), Галимә Лотфуллина (Тәлли) һәм Галимҗан Вәлиевләр (Вәли) үзләрен яңа амплуада, музыкаль сәләтле икәнлекләрен бик ачык күрсәтәләр. Спектакльнең уңышын тәэмин итүдә рәссам Мөҗәһит Абдуллин белән музыкант Зәки Газыймҗановның да өлеше зур була. Баку театрында эшләгәндә шушы спектакльдә уйнаган, барлык көйләрне отып алган Нәгыймә Кимова баянчы Зәки Газыймҗановны гына түгел, артистларны да партияләрне ничек башкарырга өйрәтә, кыскасы, спектакльнең җаны була. Кулга-кул тотынып бергәләп тырышу нәтиҗәсез калмый, “Аршин мал алан” театрның йөзек кашына әверелә.
1949 нчы елда Әлмәт театры игъланнарында яңа исемнәр күренә башлый. Кемдер Казаннан, кемдер Башкортостаннан ук монда юл тота, ябылган Мамадыш, Буа театрларыннан Барый Гатауллин, Камилә Игъламова, Әгъзам Галиуллин, Әминә Садыйкова, Ибраһим Гомәров, Рәйсә Гобәйдуллина, Зәкия Туешева, Әхмәдулла Галиәкбәровлар килә. Шулай итеп, сәхнәгә зур формалы әсәрләр куярга һәм ике бригада белән эшләргә мөмкинлек туа. Бу инде Әлмәт театрында борылыш башлану дигән сүз. Чөнки бу килүчеләр узгынчылар түгел, бәлки гомерләрен театрга багышлаган шәхесләр. Беренче унъеллыкта әле бурыч тамашачы күңеленә юл салу, алар белән тыгыз элемтә урнаштыру булганлыктан, артистларның сәхнә уен алымнары да шул таләпләргә буйсындырыла. Театр һәрвакыт диярлек тәгәрмәч өстендә яши, районнан районга, авылдан авылга күчеп йөри. Әлмәтнең үзендә исә теге яки бу спектакльне чыгарганда гына була. Ләкин сәхнә югарылыгына, иҗади дуслыкка, үзара аңлашуга, берлеккә, этик принципларның сафлыгына омтылу бу коллективның төп тоткан юлы була. Акрынлап театр реперутарында Р.Ишморат, Ш.Камал, Ф.Бурнаш, Г.Камал кебек танылган драматургларның әсәрләре белән рәттән С.Кальметов, Х.Вахит, Ш.Шаһгали, М.Хөсәенов, Г.Ахунов, Ш.Бикчурин, Г.Минский, Г.Хөснуллин пьесалары да күренә башлый. Алар иҗатын әле художество эшләнеше ягыннан иң югары баскычларны билиләр дип әйтүе бераз кыен, билгеле, ләкин иҗади эзләнүләр юлында киләчәк өчен аларның әсәрләре дә бик мөһим һәм кирәклеләр.
Гомумән, илленче еллар Әлмәт драма театры тарихында иң катлаулы, иң авыр еллар буларак кереп калды. Ярый әле, 1952 нче елда театрга беренче машина кайта. Әрҗәсенә 77-01 саны сугылган әлеге йөк машинасы дөньядагы иң шәп фәйтуннардан да яхшырак булып тоела аларга. Гастрольгә чыкканда, йөк машинасының әрҗәсенә менеп, оҗмахка кергәндәй кинәнеп утыралар артистлар. Ничек кенә булмасын, гастрольләр дәвам итә, театр бирелеп эшли. Ләкин һәм иҗат, һәм идея-эстетик, һәм хәтта финанас планын үтәү ягыннан да ул шактый зур кыенлыклар кичерә. Бу, билгеле, бер Әлмәт театры өчен генә хас авырлыклар түгел. Ул чорда барлык совет театрлары шундый ук халәттә яшиләр. 40 – 50 нче еллардагы сәхнә сәнгатенә бер урында таптану, торгынлык чире хас. Бу бер яктан тарихи чынбарлык белән бәйле булса, икенче яктан, берникадәр шул чорда театр мохитендә хакимлек иткән һәм бары тик Станиславский системасын гына алга сөргән тәгълиматлар белән дә бәйле була. Зур академик театрлар ничек кирәк алай шул тупиктан чыгу ягын эзләп тапсалар, кечерәк район театрлары-күчмә шартларда эшли торган сәхнә эшчеләре өчен бу исә гаять авыр бурыч булып тора.
Камал Халәпов авыру сәбәпле 1951 нче елда икенче эшкә күчә, аның урынына театрның баш режиссеры булып Минзәлә театрыннан Тайфур Кичубаев килә. Аның тарафыннан А.Афиногеновның “Машенька”, Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” һ.б. пьесалары куела. Аны Мәдәният министрлыгы белемен күтәрү өчен 1954 нче елда Мәскәүгә укырга җибәрә.
Режиссура мәсьәләсе, дөресен генә әйткәндә, Әлмәт театры оешуның башлангыч елларыннан ук төп проблемаларның берсенә әверелә. Ниһаять, 1952 нче елдан алып биредә режиссер һәм педагог, ул вакытта әле Татар театр училищесы директоры Сәет Булатов килеп, даими рәвештә спектакльләр куеп киткәли. Алар арасында А.Арбузовның “Яшьлек белән очрашу”, И.Абдуллинның “Гөлмәрфуга”, Т.Гыйззәтнең “Кысыр кайгы тәүбәсе” һәм башка әсәрләр бар. 1954-58 нче елларда ул Әлмәт театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. Тәҗрибәле сәнгать эшлеклесенең монда килүе театрның иҗади йөзен камилләштерүгә шактый нык ярдәм итә. С.Булатов күтәренке рух белән эшкә тотына, моңа кадәр килү-китүләр күп булу нәтиҗәсендә колллектив эчендә сизелгән таркаулыкны бетерүгә дә чаралар күрә. Иҗат активын бер тирәгә туплый. Бу еллар һәвәскәр һәм профессиональ белемле яшь артистлар өчен сәхнә серләренә төшенү мәктәбе була. Сәет Булатов театрның бөтен артистлары катнашында күләмле спектакльләр дә куя башлый. Күренекле драматургларның җитди әсәрләрен кую гына артистларны актер буларак үстерәчәк, аларга сәхнә осталыкларны чарларга ярдәм итәчәк. 1955 нче елда сәхнәгә мендерелгән “Томан арты” пьесасы әнә шул юлда беренче адым. Соңрак Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”е, М.Хәсәновның “Рамае” сәхнәләштерелә.
С.Булатов баш режиссерлык вазыйфасыннан азат ителгәч, театр вакытлыча тагы бер урында таптану, торгынлык чоры кичерә башлый. 1958 - 1963 нче елларда спектакльләрне читтән чакырылган, анда-монда килеп-китеп йөрүче режиссерлар куя. Алар арасында Шакир Габдрахманов, Гали Ильясов, Халит Усманов, Хәким Сәлимҗанов, Габдулла Йосыпов, Празат Исәнбәт, Тайфур Кичүбаевлар бар.
Илебездә, җәмгыятебездә бара торган тирән иҗтимагый процессларның чагылышы буларак, театрлар тормышында да зур үзгәрешләр башлана, Әлмәт театры да, җәмгыятебездәге башка сәнгать учаклары белән берлектә “җанлана”, яңарышка йөз тота башлый. Әйтелгәнчә, театрның озак еллар буена коллектив белән даими рәвештә эшләүче, аны ныклы җитәкләүче режиссеры булмавы бу өлкәдә үзенең тискәре йогынтысын сиздерә. Читтән чакырылган, театрга җае чыкканда гына әлә нигә бер, очраклы рәвештә килеп, спектакль куеп киткән режиссерлар, кайчакларда уңышлы гына сәхнә әсәрләре тудырсалар да, алар театрның йөзен билгеләүдә, актерларның осталыкларын үстерүдә юнәлеш бирә алырлык көчкә әверелә алмыйлар. Һәм менә 1963 - 1968 нче елларда театрның даими режиссеры булып Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе Габдулла Йосыпов эшли. Тәҗрибәле сәхнә художнигы, сәнгатебезнең үз эшенә бирелгән фидакаре бөтен көчен, сәләтен пыскып яткан иҗат учагын дөрләтеп җибәрүгә, яңадан кабызуга багышлый.
Габдулла Йосыпов, Әлмәт драма театрында эшли башлагач та, беренче чара итеп театрның репетуарын ныгытуны, аны бүгенге көн татар драматургиясендәге оригинал әсәрләр белән баетуны максат итеп куя. Республика драматурглары белән тыгыз иҗади бәйләнешкә, элемтәгә керә һәм коллективка күп кенә яшь язучыларны тарта. Театр белән драматурглар арасындагы мондый бәйләнеш тиз арада үзенең уңай нәтиҗәләрен сиздерә дә башлый. Ул чакта әле драматургиядә, гомумән, әдәбият өлкәсендә беренче адымнарын атлаучы Гариф Ахуновның “Утлар яна учакта” һәм Аяз Гыйләҗевең “Яланаяклы кыз” драмалары бик уңышлы куела, һәм алар репертуарны җанландырып җибәрүдә этәргеч көч булалар. Коллективны тирән социаль эчтәлекле, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан кызыклы һәм камил булган әсәрләр кызыксындыра башлый. Ә аларны кую өчен коллективның үзендәге иҗат мөмкинлекләрен тулы файдалану, тулыландыру зарур иде. Шул максатны күздә тотып, театр каршында студия төзергә карар кылына. Студиячеләргә тарих, әдәбият, театр тарихыннан лекцияләр укыйлар, ә Г.Йосыпов актерлык осталыгы дәресләрен алып бара. [Ике елдан соң монда укыган К.Вәлиев, Д.Кузаева, Л.Солтанова, Ә.Мусина, Җ.Исмәгыйлов, Н.Фазлыевалар коллективка килеп кушыла. Эшләүләренең тәүге елларында ук танылу алган Р.Гобәйдуллина, Б.Гатауллин, З.Туешева, К.Игъламова, И.Әбләминов, Д.Хисаметдинова, Р.Ихсанов, Л.Садыйкова, З.Гыйлемов кебек сәхнә осталарының иҗаты белән беррәттән яшьләр иҗаты да тиз арада танылу ала. Табигый ки, труппага килгән яшьләр репертуарның уңай якка үзгәрүенә нигез салалар. Инде 1965 - 66 нчы елгы афишаларга күз салсак, аның бай һәм үзенчәлекле якка үзгәрүен сиземләрбез. Алар арасында Т.Гыйззәтнең “Ташкыннар” трилогиясе буенча эшләнгән инсценировка, Г.Ахуновның “Утлар яна учакта”, А.Гыйләҗевнең “Яланаяклы кыз” һәм “Көзге ачы җиләрдә” драмалары, В.Собконың “Тоткынлыкта” (“За вторым фронтом”), М.Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясе, Ш.Хөсәеновның “Зөбәйдә - адәм баласы” трагикомедиясе, Г.Хугаевның “Кияүләр” комедиясе бар. Репертуар исемлегеннән күренгәнчә, театр пьесалар сайлауда шактый кыюлык күрсәткән, аталган әсәрләрнең күбесе зур сәхнәләрдә куелган һәм вакыт сынавы узган, һәркайсының сәхнәдә үз урыны бар. Күчмә театр эш шартларында яшәүгә карамастан, коллективның репертуарда мондый кискен борылыш ясавы - зур күләмле әсәрләргә мөрәҗәгать итүе, һичшиксез, шул вакыт күзлеге аша караганда уңай күренеш. Беренчедән, ул театр репертуарында тематик юнәлешне билгеләргә мөмкинлек биреп, аңа йогынты ясаса, икенчедән, әлеге әсәрләрдә чыгыш ясаучы актерларның иҗатларын баетып, уен осталыкларын үстерә, аларда гражданлык хисе тәрбияли.
1964 нче елның язында Әлмәт театры 20 еллыгын билгеләп үтә. Иҗат коллективы аңа үзенең иң уңышлы спектакльләре: “Ташкыннар”, “Ак калфак”, “Яланаяклы кыз”, “Габбас Галин”, “Тамгалы йорт” һәм башкалар белән килә. Менә шунда инде Әлмәт халкы калада театр барын белә, аны зурлап, хөрмәтләп телгә ала. 1965 нче елда театр кабат Уфага һәм Уралга гастрольгә бара. Уфа, Чиләбе, Сведловск тамашачыларына күрсәтелгән “Зәңгәр шәл”, “Йөрәк уты”, “Ай тотылган төндә”, “Икенче фронт артында”, “Зөбәйдә – адәм баласы” спектакльләре Әлмәт театрының сәнгать ягыннан үсеп җитүен раслыйлар.
1967 нче елда сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә Г.Йосыпов Казанга әйләнеп кайта. Гаять намуслы, чын сәнгатькәр хуҗа Мөнирә Шәйхетдинова да директорлыктан китә. Театрга яңа хуҗа итеп Фазыл Хәмәтдинов билгеләнә, бераздан баш режиссер итеп Сабир Өметбаев чакырыла. Минзәлә драма театрының “атасы” саналган Сабир Өметбаев Әлмәт шәһәренә күчеп килә һәм тәҗрибәле өлкән режиссер театрда Л.Леоновның “Фаҗига”, М.Горькийның “Васса Железнова”, Ә.Атнабаевның “Вәгъдәм каены”, Ә.Каһһарның “Әниләрем, бәгырь кисәкләрем” спектакльләрен сәхнәләштерә. С.Өметбаев белән берлектә Г.Йосыпов режиссурага алып кергән театрның күренекле артистлары Зәкия Туешева һәм Рамазан Ихсановлар бу җаваплы эшкә бик актив кушылып китәләр. Бигрәк тә З.Туешеваның уңышлары нәтиҗәле була.
Театрны җитәкләүче шәхеснең кирәклеге, спектакльләрнең художество бөтенлеге, төгәллеге ягыннан мавыктыргыч көчкә әверелүе бик мөһим бурыч булып көн үзәгенә килеп баса. Шушы бердәм көч булып укмашкан иҗат коллективына аны һәрьяклап җитәкләрлек хуҗа кеше кирәклеге җәмәгатьчелек өчен дә билгеле була. Һәм менә андый кеше табыла. Театрны тагы да үстерү һәм ныгыту ниятеннән 1969 нчы елда баш режиссер итеп мәдәният дөньясында үзен инде таныткан, актив фикерләүче, энергиясе ташып торган, сәхнә эшенә тирәнтен бирелгән ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гали Кәрим улы Хөсәенов билгеләнә. Моңа кадәр ул иң элек Г.Камал театрында артист, аннан Татарстан дәүләт телерадио комитетында баш режиссер булып эшләп өлгерә. Аның тарафыннан куелып, эшләнелеп эфирда яңгыраган радиоинсценировкалар, экраннарда күрсәтелгән телеспектакльләр аша ул халыкка яхшы таныш була. Гаҗәеп дәрәҗәдә кызыксынучан, эзләнүчән актив табигатьле, театрга мөкиббән киткән, ихлас күңелле, риясыз, бу тынгысыз җанның Әлмәт театрына килүе мондагы иҗади кайнашуларга тәңгәл килә. Ул, театр аның кебек җитәкчегә бик сусаган, мохтаҗ чакта килеп керә һәм үзенең куйган спектакльләре белән коллективны яңа бер баскыч югарыга күтәрә. Режиссерның Әлмәт театрына килгәннән соң беренче эше – казах драматургы Г.Мөсреповның “Козы-көрпеш һәм Баян-сылу” трагедиясе киң яңгыраш ала. Г.Хөсәеновны киң сулышлы, тирән эчтәлекле әсәрләр мавыктыра. Татар сәхнәсе исә, гомумән, үзенең яшәү дәверендә һәрвакыт диярлек легенда, эпос жанрын якын һәм үз итә. Бу очракта да режиссер дебют эше итеп төрки халыклар арасында киң таралган казах халкының эпос жанрына якын “Козы-көрпеш һәм Баян-сылу” легендасын сайлап ялгышмый. Бу спектакль Әлмәт театрының романтик киңлеккә омтылышын тагын бер тапкыр раслый һәм бу коллективның потенциаль мөмкинлекләрен ачык күрсәтә. Шулай итеп, Әлмәт театрының шушы спектакленнән соң, аның чын мәгънәсендә көчле труппа буларак танылу чоры башлана.
1971 нче елда Г.Хөсәенов Ч.Айтматовның “Анам кыры” драматик повестенең беренче нөхсәсен куя. Бу спектакль җәмәгатьчелек тарафыннан шул чор өчен иң җитди, колачлы сәхнә уңышы буларак кабул ителә.
Г.Хөсәеновның иҗатында нәтиҗәле саналган Әлмәт чорының беренче елларында ук сәхнәгә бер-бер артлы Т.Гыйззәтнең “Бишбүләк”, Г.Хугаевның “Минем кайнанам”, Ш.Хөсәеновның “Әни килде”, Ш.Бикчуринның “Тальян моңы” әсәрләре менә.
1972 нче елда театрның баш режиссеры Г.Хөсәенов Әлмәттән китеп бара, театрның сәнгать эшләре белән З.Туешева җитәкчелек итә. Инде күп еллар чираттагы режиссер буларак эшләгән Зәкия Туешева Гали Хөсәенов белән паралель эшләп И.Абдуллинның “Их, Уфа кызлары!”, Т.Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү”, Ю.Әминовның “Минем җинаятем”, А.Мовзонның “Гомер бер генә”, Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” әсәрләрен сәхнәгә куя. Аның режиссерлык алымына лирик агым хас, җыр, бию элементлары белән баетылган спектакльләре эчке җылылык, нәфислек һәм җыйнаклыгы белән җәлеп итә. Баш режиссер китеп барганнан соң да ул үзенә хас тырышлык белән яңа спектакльләр куюын дәвам итә. И.Абдуллинның “Тиле яшьлек”ен, А.Макаенокның “Трибунал”ын, Х.Вахитның “Мәхәббәтең чын булса”сын, А.Салынскийның “Кайда күрдем мин сине?”сен һ.б. спектакльләр куя. 1973 нче елда Әлмәткә баш режиссер итеп Республика күчмә театрында эшләүче Ленар Садриевны чакыралар. Эш тәҗрибәсе булмаган режиссерның Әлмәт театрында куйган спектакльләре уңыш казана алмый, ә 1975 нче елда Гали Хөсәенов кабат Әлмәткә кайта һәм элеккечә үк дәрт һәм гайрәт белән иҗатка чума.
Ч.Айтматовның “Анам кыры”н Г.Хөсәенов 1977 нче елда яңадан кайтып куя. Бу куелышта ул актерлар составын үзгәртә, монда рольләр күбрәк яшь буын артистларына бирелә, Тулганай образын иҗат итүне ул әле утыз яшен дә тутырмаган яшь артистка Д.Кузаевага тапшыра. Вакыйга буенча Тулганай буй җиткән улларын, гомер кичкән ирен яу кырына – сугышка озата. Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова үзенең бу спектакльгә язган мәкаләсендә “Дамирә Кузаевада кешеләрне үз тирәсенә туплый ала торган ихтыяр көче, кеше хәсрәтен үз йөрәге аша кичерү сәләте бар”, - дип билгели. Г.Хөсәенов һәм Татарстанның атказанган артисткасы Д.Кузаева дөрестән дә Ана турында симфоник поэма иҗат итәләр.
Драматург Т.Миңнуллин, Әлмәт театры Казанга килгәч, үзенең бер блиц-интервьюсында сокланып болай ди: “Бу көннәрдә без бик зур шатлык кичерәбез, Әлмәт театрының иҗади яктан яңадан тууына без шаһитбыз. Әлмәтлеләр безне матур мәгънәсендә гаҗәпләндереп кенә калмадылар, ә бәлки күп нәрсә хакында уйланырга да мәҗбүр иттеләр. Хәзер без үзләренең сәнгатьләренә бернинди ташлама таләп итмәгән коллектив белән эш йөртәбез”. Һәм чыннан да тиздән театр Т.Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” спектакле белән бу фикерне тагы бер кат раслый, сәнгать дөньясында үз сүзен яңгыратып әйтә. “Ай булмаса, йолдыз бар” әсәрен автор да, режиссер да, төп рольне башкаручы артистка да катлаулы яшәеш тарихы буларак аңлата, аны фәлсәфи гомумкешелек проблемалары төсмерендә чагылдыралар. Шул сәбәпле бу спектакль җәмәгатьчелектә киң яңгыраш, югары бәя ала һәм алар өчесе дә 1979 нчы елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булалар.
Гали Хөсәенов эшләгән чорда иҗади үсеш төп юнәлеш итеп билгеләнә. Бу вакытка тамашачы контингенты да үзгәреп өлгерә – Әлмәт шәһәре нефтьчеләр башкаласына әверелә һәм театр үзенең спектакльләрен күбрәк аларга адреслый. 1973 нче елда театрның даими эшли торган бинасы да (тамаша залы булмаса да), ниһаять, төзелеп бетә, декорацияләрне, костюмнарны, машина-автобусларны сакларга, артистларга репетиция уздыру өчен җылы, чиста урын барлыкка килә. Театрга зур шәһәрләргә гастрольгә чыгарга да мөмкинлекләр туа.
70-80 нче елларда Әлмәт театры зур-зур калаларда чыгыш ясый, төрле смотр-декадаларда катнаша. Спектакльләрне язучылар, журналистлар, тәнкыйтьчеләр һәм Дания Гыймранова, Баян Гыйззәт, Һәнүз Мәхмүтов, Халит Кумысников, Ильтани Илялова, Гали Арсланов кебек театр белгечләре дә карый. Алар газеталарда бастырган бәяләмәләрнең барысында да диярлек Әлмәт театрының эшчәнлегенә югары бәя бирелә, аның профессионал югарылыкта булуы әйтелә. Бу елларда Әлмәт театры спектакльләрен Мәскәүнең театр белгечләре Е.Золотарев һәм И.Фрид та карыйлар һәм иҗат эшчәнлеген уңай бәялиләр. Мәсәлән, Ю.И.Фрид Әлмәт театры спектакльләрен 1960 нчы елны да караган булган, ул хәзер театрның чагыштыргысыз үскәнлеген әйтә.
1983 - 1988 нче елларда баш режиссер булып моңарчы театрда артист булып эшләгән, Г.Хөсәенов кулы астында спектакльләр куйган, Ленинградта белем алган Рөстәм Абдрәшит улы Абдуллаев эшли. 1976 нчы елларда ул үзен үзенчәлекле режиссер итеп күрсәтә башлый һәм Фоат Садриевның “Их сез, егетләр!”, “Ач тәрәзәң” һәм “Кондырлы кодачасы”, Ризван Хәмиднең “Иске йорт кешеләре”, Юныс Сафиуллинның “Менә без дә үсеп җиттек” әсәрләрен сәхнәләштерә.
1985 нче елда Әлмәт театрында үзенә күрә буыннар алмашыну процессы көчәя, озак еллар театрга хезмәт иткән өлкәннәр лаеклы ялга китә, танылып килүче талантлы артистлар да театрны калдыралар. Шушы катлаулы чорда Казан театр училищесын тәмамлап бер группа яшь артистлар килә. Баш режиссер Р.Абдуллаев нәкъ менә яшьләр белән җитди темаларга алына. 1986 нчы елда ул Нурихан Фаттахның ерак тарихтагы үткәнебезне чагылдырган “Сармат кызы – Сәринә” трагедиясен сәхнәләштерә. Ә 1988 нче елда Рөстәм һәм Люция Абдуллаевалар Әлмәт театрыннан китеп баралар һәм Оренбургта татар драма театры оештыралар.
Коллектив кабат читтән режиссерлар чакыра. Алабугадан килгән Чулпан Әхмәтвәлиев чираттагы режиссер булып эшли, 1988-91 нче елларда ул И.Абдуллинның “Шундый матур иде розалар”, А.Козловскийның “Әйтсәң кеше ышанмас”, Ш.Башбековның “Вәт Галәмәт” һ.б. әсәрләрен сәхнәләштерә. Театр репертуарында бу чорда талантлы режиссерлар Зәкия Туешева, Дамирә Кузаева, Празат Исәнбәт куйган спектакльләр дә барлыкка килә. Кыенлыктан чыгу максаты белән театр Ташкент каласында яшәп ятучы Гали Хөсәеновны чакыра. 1989 нчы елның язында тынгысыз Гали ага Әлмәткә әйләнеп кайта. Театр җанланып китә, ул башта Ф.Мусаҗановның “Кайтарыгыз миңа улымны” драмасын сәхнәгә куя. Аннан театрның бөтен артистлары катнашында Мәдинә Маликованың “Йөрәк ничек түзсен?” трагедиясен әзерли. Соңрак И.Йомаголовның “Мәхәббәтем калды адашып”, Ф.Садриевның “Аяз көнне яшен” спектакльләре сәхнәгә менә.
1989 нчы елның март аенда Әлмәт театры өчен зур шатлыклы вакыйга була. Халык депутатларының Әлмәт шәһәр советы һәм “Татнефтегазстрой” берләшмәсе төзүчеләрнең Техника йорты бинасын Әлмәт театрына бирү турында карар чыгаралар һәм күп тә үтми, коллектив шәһәр уртасындагы шушы зиннәтле бинага күчә.
1991 нче елда исә баш режиссер Гали Хөсәнов театрдан китеп бара. Менә шул авыр вакытта театр Зәкия Туешевага мөрәҗәгать итә. 1964 - 76 нчы елларда чираттагы режиссер булып 21 спектакль сәхнәләштергән, лаеклы ялда яраткан шөгыленнән аерылмыйча халык театрында эшләгән, Бөек Ватан сугышы ветераны 72 яшьлек Зәкия Туешева сәнгать җитәкчесе вазыйфасын үз өстенә ала, яшьләргә хас егәрлек һәм ихлас дәрт белән яңадан җаны урынына күргән сәнгать дөньясына чума. Ул яшьләрне һәм өлкәннәрне дә үз тирәсенә бердәм коллектив итеп туплауны максат итеп куя, артист халкына җан өреп, һәр сүзгә, һәр хәрәкәткә яңача тирән мәгънә салып, киң пландагы үзенчәлекле сәхнә полотналарын тудыруга ирешә. Һәм нәтиҗә озак көттерми, 1992 нче елда Казанда К.Тинчурин исемендәге республика театрлары фестивалендә З.Туешева тарафыннан куелган татар әдәбияты классигы Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр” спектакле уңыш казана. Ул, коллективны иҗади яктан туплау җәһәтеннән чыгыптыр, репертуарда халык тормышын киң яктырткан әсәрләргә йөз тота. Әлмәт театрының мәдәни дөньяга яңадан кире кайтуы була бу.
Тәҗрибәле режиссер оештыручы буларак З.Туешева алга карап эш итә – театрда ул чорда төрле җирлектән җыелган яшьләр күбәя. Өлкәннәрнең күбесе лаеклы ялда, сиксәненче еллар уртасында театрга килгән яшьләр инде тәҗрибә туплап өлгереп, аякка басканнар, кемнең нигә сәләте икәнлеге ачыклана һәм җитәкче-режиссер бу артистларның кайнап торган яшьлек дәртенә һәм аларның зур талантларга әверелүенә исәп тотып эш итә. Бүгенге көндә театр репертуарын яхшы спектакльләр бизи икән, моның башлангычында З.Туешеваның сарыф иткән көч-кодрәтен, ышанычын, халыкчан фикерләү юнәлешен дә инкарь итеп булмый. Бүгенге көндә сәхнә осталары дәрәҗәсенә күтәрелгән артистлар ул куйган спектакльләрдә үзләренең һөнәри осталыкларын чарлыйлар. Иң куанычлы шунда ки, театр өр-яңадан З.Туешеваның тырышлыгы һәм таланты белән тернәкләнеп китә, аның республикабызда театрлар арасында үзенең хөрмәтле урыны бар, театр үзе сайлаган иҗат юнәлешенә тугрылыклы булып калганлыгын раслый.
Бу чорда киң күңелле олуг сәхнә остазы З.Туешева үз янәшәсендә театрдагы артистларга, читтән килгән режиссерларга спектакльләр куярга мөмкинлек бирә. Репертуарда К.Зәйнуллин, Д.Салихов, Р.Хаҗиәхмәтов, В.Йосыповлар куйган спектакльләр дә урын ала. Театр артисты Камил Вәлиев режиссурага З.Туешева кулы астында шушы чорда аяк баса. И.Абдуллинның “Айсылуның айлы кичләре”, Ф.Садриевның “Син сандугач, мин каен”, М.Маликованың “Синең өчен үзем үләрмен”, Д.Салиховның “Әти кызына өйләнәм” әсәрләрен сәхнәләштерә. Беренче спектаклен 1980 нче елда ук куйган артистка Д.Кузаева бу чорда Р.Хәмиднең “Олы юлның тузаны” монодрамасын куя. Ул вакытта әлеге моноспектакльне Әлмәт театрында гына түгел, татар театрында вакыйга итеп бәялиләр.
1996 нчы елда Зәкия Туешева сәламәтлеге какшау сәбәпле театрны калдырырга мәҗбүр була. Баш режиссерлыкны сәхнә сәнгатендә үз сүзен әйткән, 40 ел иҗат гомерен Әлмәт театрына багышлаган Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәливкә ышанып тапшыралар. Ул җаны-тәне белән үзенең театрына бирелгән һәм үзенең рухи яшәеше белән чын Артист исеменә лаек шәхес. Аның төп амплуасы – героик, социаль образларны сәхнәдә гәүдәләндерү. Аңа күбрәк уңай геройлар “буйсыналар”: уен манерасына төгәллек, фикер ачыклыгы, хискә бирелүчәнлек, тәвәккәллек хас. Ч.Айтматовның “Анам кыры”нда Мәселбәк, Суанкол, Ш.Хөсәеновның “Әни килде”сендә Инсаф, Г.Мөсреповның “Козы-Көрпеш һәм Баян Сылу”ында Козы-Көрпеш, Л.Леоновның “Фаҗига”сендә Фёдор, Ф.Бурнашның “Таһир-Зөһрә”сендә Хан, Ж.Ануйның “Антигона”сында Креон, Т.Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар”ында Мирзанур, М.Гыйләҗевнең “Сафиулла”сында Сафиулла образлары – моның ачык дәлилләре. Ул образны кеше җанының чагылышы итеп кабул итә, аның күңелендәге катлаулы халәтләрне психологик нечкәлек белән, язмышлар чагылышы итеп тасвирлый. К.Вәлиев Әлмәт театрының үзе тәрбияләп үстергән олы артисты. 1997 нче елда театрны художество ягыннан җитәкләү вазыйфасы К.Вәлиевкә йөкләтелгәч, ул бөтен егәрлеген җигеп, үзенә хас югары җаваплылык хисе белән эшкә алына. Баш режиссер театрда төп игътибарны театрда яшь сәләтләрне туплауга, аларны тәрбияләүгә юнәлтә. Үзе дә спектакльләр куя. Казаннан, Чаллы, Уфадан да режиссерлар чакырта. Төрле режиссерлар белән эшләү, бигрәк тә яшь артистлар өчен, үтә мавыктыргыч һәм кирәкле фал була, чөнки бу үзе үк артистларның уен манералары, сәхнә палитраларын баета, чарлый.
К.Вәлиев баш режиссер булган вакытта театр директоры булып Тамара Сөләйман кызы Халитова эшли. Т.Халитова моңарчы театр өлкәсендә эшләмәгән булса да, әйтерсең лә, гомер буена шушы коллективта кайнаган – аның энергиясенә, тынгысызлыгына, таба, юкны бар итә алу сәләтенә күпләр таң кала. 2002 нче елда лаеклы ялга чыгу сәбәпле, Т.Халитова директорлыктан китә, аның урынына Казан шәһәреннән җитәкче урыннарда эшләгән, музыкант Фәрит Зөфәр улы Шиһапов билгеләнә. Бер елдан К.Вәлиев тә сәнгать җитәкчесе вазыйфасын калдырып артист буларак иҗат юлын дәвам иттерә.
Ф.Шиһаповка бу вазыйфада озак эшләргә туры килми. Ул җитәкчелек иткән еллар шуның белән әһәмиятле: Әлмәт театры тарихында беренче тапкыр, республикада да беренчеләрдән булып ул Кама аръягы төбәгенең театр фестивален оештыра. I фестиваль 2003 нче елда, IIенчесе 2004 нче дә уза. Фестивальдә шушы төбәкнең Әлмәт, Минзәлә, Түбән Кама, Туймазы, Бөгелмә, Чаллы шәһәренең драма һәм курчак театрлары катнаша. 2004 нче елның башында театрга яңа баш режиссер булып спектакльләре белән күпләргә яхшы таныш Байрас Ибраһимов килә. Һәм зур планнар белән эшкә керешә. Биредә күп спектакльләр куйганга, аңа артистлар да, хезмәткәрләр дә, театрның эчке яшәү рәвеше дә бик яхшы таныш була. Б.Ибраһимов куйган спектакльләр үзенчәлекле эшләнүе, аларда чагылып торган яңалыгы белән җәлеп итә. Аның спектакльләре актерлар уенының тигезлеге белән, бөтен ваклыгына кадәр уйланылган булуы, һәрбер хәрәкәт һәм мезансценаның пьесага салынган идеяне тулы чагылдыруы белән характерлы.
2004 ел. Театрның 60 еллыгы “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан реконструкцияләнгән бинада уздырылды. Тантанага җыелган халыкның театр фойесына атлап керүгә үк мәрмәр һәм бәллүр ялтыравыннан күзләре чагылды, тамаша залының зиннәтле бизәлеше, уңайлылыгы, күркәмлеге күңелләргә рәхәтлек бирде. Бу аңлашыла, чөнки ярты гасырдан артык гомерен күчмә шартларда көн иткән театрның мондый бинага тиенүе аның киләчәк язмышының, уңышларының төп нигезе булуы бәхәссез иде.
Яңартылган бинада беренче премьера озак көттерми. 2005 нче елның 4 нче февралендә Байрас Ибраһимовның баш режиссер буларак Әлмәт сәхнәсендә куйган соңгы эше, һәм, әйтергә кирәк, бик югары сәнгать әсәре буларак тудырылган эше – татар классигы Ф.Әмирханның “Тигезсезләр” драмасы дөнья күрде.
2005 нче елның 22 нче февралендә театрга берьюлы ике яңа җитәкче билгеләнә: директор вазыйфасында Ф. Исмәгыйлева, баш режиссер – Г. Каюмов.
Ф.Исмәгыйлева мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган, 1991 нче елда шәһәрдә татар гимназиясе ачып, укыту-тәрбия эшләренә җитәкчелек иткән, гимназиянең яңа бинасын гына түгел, милли белем һәм тәрбия системасын булдыруда югары нәтиҗәләргә ирешкән шәхес буларак танылу алган. Сәхнә тәҗрибәсен үзе язган сценарийлар буенча уздырган әдәбият-сәнгать кичәләрендә, төрле мәдәни чараларда туплап танылу алган ханым Әлмәт театры, аның артистлары, спектакльләре белән балачактан таныш була.
Г. Каюмов драматург һәм режиссер буларак Әлмәт театры сәхнәсендә спектакльләр куйган, Казанда эшләгәндә камера театры төзү турында хыялланган үзенчәлекле шәхес.
Шулай итеп, һәркайсының дөньяга үз карашы, үз тәҗрибәсе, үз максатлары булган ике җитәкче бер көнне эшкә керешә.
2005 нче елның ахырына театр бинасында 2 ел барган төзекләндерү эшләре төгәлләнә. Бу вакыйганы “Татнефть” җитәкчелеге, төзүчеләр өчен “Рәхмәт” дип аталган театрлаштырылган тәкъдир итү рәвешендә билгеләп үтәләр.
Чын мәгънәсендә сәнгать сараена әверелү чорында театрның эчке төзелеше заманча үзгәрешләр кичерә. Идарә итүнең яңа структурасында икътисадчы, юрист һәм башка белгечләр пәйда була; имидж сәясәтенең төп юнәлешләре билгеләнә, проект эшчәнлегенә нигез салына.
2007 нче елның җәендә театр труппасы баш режиссер Гафур Каюмов белән саубуллаша. 63 нче сезонда режиссер – куючы вазифасына (3 елдан соң баш режиссер) Ильяс Гәрәев билгеләнә. Ильяс Сәхибгәрәй улы Гәрәев Әлмәт театрына килгәнче Башкортстан республикасында беренче татар театры оештыруда башлап йөргән, Туймазы татар дәүләт драма театры режиссеры һәм директоры булып эшли.
Ике җитәкченең килешеп, киләчәкне күз уңында тотып эшләвенә бәйле рәвештә театрның проектлар өлкәсендәге эшчәнлеге тагын да җанлана. Бай фантазия, сәнгатькә бирелгәнлек, фидакарьлек, күпьеллык тәҗрибә, элемтәләр Әлмәт театрының күпъяклы үсеше өчен этәргеч булып әверелә. Юбилей-бенефислар, театр традицияләре берсеннән-берсе кызыклырак узалар. Ә сезон ачу тантаналары кабатланмас үзгәлек белән оештырылып, чын театраль рух хакимлек итә. Вакыйга булып әверелгән “Очрашу урыны театр”,“Театраль җомга”, “Күңел күзе”, “Әлмәт - театраль шәһәр” һәм башка проектлар Әлмәт театрын сәнгать-мәдәният үзәге дәрәҗәсенә күтәрә. “Рухият” фонды белән берлектә С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр тапшыру тантанасы, шәһәр башлыгы тарафыннан “Ел актеры” премиясе булдыру – зур адымнар.
Үз язмышын гына түгел, милләт язмышын кайгырткан театрда иң зур проблема – репертуар сайлау. Соңгы елларда заман драматургиясендә югары сәнгать әсәре булуга дәгъва кылырдай сәхнә әсәрләре кытлыгы нык сизелү Әлмәт театрын читләп үтми. Шушы халәттән чыгу юлларын эзләп, театр драматурглар семинары уздыру идеясен күтәреп чыга. Татарстан мәдәният министрлыгы, Язучылар һәм театр әһелләре берлекләре, “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең “Рухият” фонды белән берлектә Әлмәттә уза бу эшлекле җыен. Театрының шәһәрдә чын мәгънәсендә рухи-милли сәнгать үзәгенә әверелә баруы аермачык.
2009 нчы елдан театр автономияле дәүләт мәдәният оешмасы буларак яши башлый, финанс–идарә мәсьәләләрендә бераз үзгәрешләр кичерә. Реклама-мәгълүмат үзәге булдырыла, “Шәрәфле кунак” абонементлары кертелә, тамашачыны җәлеп итүгә яңадан-яңа алымнар кулланыла. Яшьләр арасында театр турында иң мәгълүматлы тамашачыны ачыклап, “Минем яраткан театрым” бәйгесе уздырыла. Шушы чорда коллектив “фестивальләр арбасы”на утыра, Россиянең танылган театр белгечләре “иләгендә” иләнә башлый.
Бәян ителә торган чорның төп катлаулылыгы – татар театрында милли үзенчәлекләрне саклаган хәлдә, заманга аваздаш, ә бәлки, бераз алдан күрүчәнлек белән иҗат итүдер, мөгаен. Театр коллективы, аның җитәкчелеге моны тоеп яши, яңа чишелешле, яңа эстетикалы, кызыклы форма һәм эчтәлеккә ия булган, фестивальләрдә катнашырдай әсәр тудыру хакында хыяллана. Моның өчен нәрсәләр кирәк? Әлбәттә, сәхнәләштерердәй әсәр (пьеса, проза, риваять һ.б.), әсәрне үзенчәлекле итеп өр-яңадан «укучы» режиссер, сценограф һәм башка белгечләр.
Шундыйлардан иң беренче булып «табылганы» – рәссам-сценограф Димитрий Хильченко, аны И.Гәрәев тәкъдиме белән чакыралар. Хильченко «Балакаем» спектаклен чыгаруда бик зур өлеш кертеп, аның уңышын тәэмин итә.
Театрыбызның югарыда әйтелгән хыялына да канат куя рәссам. Үзенең таныш режиссеры, Уфадан туып, иҗат карьерасын башлаган, хәзерге вакытта Санкт-Петербургта яшәүче Искәндәр Рәүф улы Сакаев, аның кайчандыр «Чулпан» театрында М.Лермонтов әсәре буенча куйган «Гашыйк Кәриб» спектакле турында сөйли. Кыскасы, И.Сакаев Әлмәткә килә, актерлар белән беренче очрашуында ук Мейерхольд биомеханикасы буенча мастер-класс уздыра, булачак спектакль өчен аларны сайлап ала. Менә шуннан башлана! Бу чорны театр үзе «Дөньяның дүрт ягы» проекты дип тә, эксперименталь постановкалар яки Сакаев чоры дип тә атый.
Ни генә булмасын, Әлмәт театры театр дөньясында, күренекле театр белгечләре алдында «тере» театр буларак ачыла. «Гашыйк Кәриб» – театрның дөнья гизгән визит карточкасы, труппага яңа сулыш өргән талисманы дисәк тә, ялгышмабыздыр. Бу спектакль белән дәрәҗәле фестивальләр тәмен татый театр.
Театрның гастрольләр географиясе киңәя: Башкортостан республикасы, Чиләбе, Самара, Оренбург өлкәләре, Пенза, Сарытау, Димитровград, Ижау, Йошкар-Ола тамашачысы белән очрашулар истә калырлык.
Бу елларда театрның хәйриячелек белән шөгыльләнүе һичкайчан булмаган дәрәҗәгә күтәрелә. «Күңел күзе» шәфкатьлелек проекты кысаларында 2050 тамашачыга “Сәер кеше” спектакле күрсәтелә, 50% керем Уфа һәм Казан шәһәрләрендәге офтальмология үзәкләренә күчерелеп, Әлмәттә яшәүче 5 сукыр балага операция ясала.
Үз тарихында беренче тапкыр чит илдән режиссер чакыра театр җитәкчелеге. Бу тәкъдим И.Сакаев тарафыннан була һәм аның танышы – Македония башкаласы Скопье театры режиссеры Звездана Ангеловска гастрольләр вакытына Казанга чакырылып, труппа белән таныша. Гастрольләр тәмамлануга, Звездана Карло Гоцциның “Болан-Патша” трагикомедиясен сәхнәләштерә башлый. Бу – “Дөньяның дүрт ягы” проектының икенче спектакле булып, Әлмәт театрының ренессанс-яңарыш чорындагы тагын бер зур адымы.
Театрның ерак сәяхәтләре дәвам итә. 2011 нче елның көзендә Улан-Удэ (Бурятия) шәһәрендә уздырылган “Алтын Сэргэ” фестивалендә “Гашыйк Кәриб” спектакле белән катнашып, зур тәэсирләр белән кайта әлмәтлеләр.
Бу елларда театр тагын бер экспериментка батырчылык итә. Нәфисә Исмәгыйлова бу юлы татар театры тахихында беренче тапкыр “Яңа драма” дип аталган юнәлештә эшләп, Олег Богаевның “Марьино поле”драмасын куярга алына. Театр эшчәнлегенә бирелгән зур бәя - республиканың Муса Җәлил премиясенә лаек булу. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган бу бүләк “Балакаем” спектакле өчен бирелә.
Театр сәнгатенең киләчәге өчен тамашачыны яшьтән үстерүгә инанган театр соңгы елларда бу өлкәдә максатчан эшли. 2012 нче елның маенда Туфан Миңнуллинның “Акбай һәм сарык малае” әкиятенең премьерасы була. Соңгы елларда киң таралган проект эшчәнлеге юнәлешендә Әлмәт театры максатчан һәм нәтиҗәле хезмәт куя. 2012 - 2013 нче елларда Татарстан хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният учреждениесенә бирелүче грантына ия булып, балалар өчен махсус проект – Туфан мәктәбен гамәлгә кертә. Балалар бакчалары өчен эшләнгән “Мин – актер” проекты да мавыктыргыч һәм файдалы эш була.
2013 елның җәй башында театрның бер төркем артистлары Төркиянең Мәрмәрис шәһәренә юл тота. Уфа-Стамбул-Мәрмәрис-Турунч маршруты буенча күпме тәэсирләнеп, очрашулар, бәхетле матур мизгелләрне тасвирлап бетерерлек түгел. “Гашыйк Кәриб” спектакле һәм концерт-тамаша программасы белән күп илләрдән җыелган халыкны татар сәнгатенең гүзәллеге белән таныштыра әлмәтлеләр, ә үзләре биш дингезгә карап хозурлана...
Моннан тыш, “Татарстан – Кавказ: безне легендалар якынайта” проекты өчен Россия мәдәният министрлыгы грантын откан театр Дагыстан республикасында (Нугай, Кумык, Авар, Лезгин театрларында) бәхетле язмышлы “Гашыйк Кәриб” спектаклен уйный һәм кунакчыл тугандаш халыклар, андагы театрлар белән киләчәктә дәвам ителәчәк иҗади дуслык элемтәләре урнаштырып кайта.
Татарстан театр әһелләре берлеге грантын янәдән отып, Әлмәт театры һәр театрның хыялы булган Шекспир иҗатына алына. “Ромео һәм Джульетта” – режиссеры инде мәгълүм Искәндәр Сакаев, сценограф – Санкт-Петербургтан Софья Тюремнова. Мәңгелек Шекспирның үлемсез әсәре Әлмәт театры тарихына бөтенләй башкача куелышы, фикере һәм югары дәрәҗәдәге актерлар ансамбле уены белән кереп кала. 2014 елның июнендә Коломнанада уздырылган кече шәһәрләр театры фестивалендә иң югары бүләк – гран-прига ия булган спектакльнең Мәскәүдәге Милләтләр театрында күрсәтелүгә чакырылуы да үз тарихында театр ирешкән биеклек.
2014 ел Әлмәт театры тарихында 70нче юбилей сезоны буларак та истәлекле урын алачак. Сезон ачу тантанасында нефтьчеләр тарафыннан “йөзе” яңартылган бинага кызыл келәмнән беренче булып артистларыбыз атлады. Ә бәйрәм тантанасы республика театрлары вәкилләре, киң җәмәгатьчелек катнашында декабрь аенда үтте. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантанада Әлмәт театрының бик авыр елларда, Бөек Ватан сугышы барган вакытта оештырылуын, ягъни әлмәтлеләрнең нинди генә авырлыкларга да карамастан яшәү дәртен югалтмауларын, киләчәккә карап яшәүләрен күрсәтә дип билгеләп үтте. “Әлмәт театры минем өчен аерым әһәмияткә ия. Туган шәһәремдә эшләгән чорда миңа бу театрда еш булырга туры килә иде. Мин аларның ничек эшләүләрен, яшәүләрен күреп беләм. Мин бу театрны аеруча яратам”, - дип билгеләп үтте парламент рәисе.
Әлмәт театры Татарстанның иң уңышлы, танылган коллективларының берсе. Бүген ул театр сәнгатенең иң катлаулы жанрлары, формалары һәм стильләренә егәре җитәрлек профессиональ труппасы булган тотрыклы, заманча театр. Шәһәрнең мәдәния һәм сәнгать үзәге. Биредә илнең әйдәп баручы театр белгечләрое, тәнкыйтьчеләре белән берлектә замана театры үсеше, милли театрлары яшәеше проблемаларына багышланган семинар, төрле очрашулар булып тора. Ел саен тамашачыларны, шәһәр халкын төрле чаралар белән шаккаттыра. “Әкият арбасы”, “Шагыйрь сүзе”, “Мәдәни мохит”, “Каләм очында – Галәм”, “Сугыш кайтавазы”, “Афәрин!”-“Браво!” кебек проектлар белән дә дөньякүләм билгеле әдәбиятны, милли мәдәниятне, югары сәнгатьне таныта.
Соңгы өч елда Әлмәт театры “Маскерадъ”, Володин исемендәге “Пять вечеров”, “Волга театральная”, халыкара “Радуга”, “Ялта. Чехов.Театр”, В.Золотухин ис. Бөтенрәсәй яшьләр театр фестивальләрендә катнашты һәм бүләкләр сандыгын лауреат дипломнары белән баетты. 2017 елның апрелендә М.Лермонтовның “Гашыйк Кәриб” спектакле белән тәүге тапкыр Ауропа сәхнәсенә чыкты. Будапештта узган IV халыкара MITEM театр фестивалендә катнашты.
Әлмәт театры “Россиянең иң яхшы 100 товары”, “Татарстанда ел хәйриячесе” конкурслары дипломнары, М Җәлил ис. республика премиясе иясе. Театр берничә тапкыр Татарстан Хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният учреждениеләренә ярдәм грантын, Россия мәдәният министрлыгы, Татарстан театр әһелләре берлеге грантларын отты.