Хөрмәтле тамашачыларыбыз!
Безнең театрыбызга килүегез өчен сезгә рәхмәтлебез!
Әлмәт татар дәүләт драма театрына килгән тамашачылар өчен кагыйдәләргә игътибар итүегезне сорыйбыз!
Билет сатып алганда:
1. Спектакльләргә булган яшь чикләүләрен исәпкә алыгыз;
2. Сайланган спектакльнең көнен һәм исемен игътибар белән карагыз.
Билетларны касса театрында, https://uslugi.tatarstan.ru/tickets
госуслуги сайты буенча hәм билет сатучы администратор аша сатып алырга мөмкин.
Спектакльләр вакытында тыела:
Тамаша залына өс киемендә керү;
Тамаша залына спектакль башланганнан соң керү. Соңга калган тамашачылар беренче пәрдәне буш урыннарга (алар булган очракта) утырып яки балконнан карый алалар;
Чиста булмаган өс киеме белән, шулай ук, эш киемендә керү;
Спектакль барышында тамаша залында яки театр фойесында кычкырып сөйләшү;
Театрга зур сумкалар яки күләмле предметлар (коляска, чана, велосипед һ.б) белән керү;
Тамаша залына ашамлык һәм эчемлекләр алып керү;
Махсус рөхсәттән башка спектакльне фото яки видеога төшерү;
Спектакль барышында кәрәзле телефоннан сөйләшү;
Театр территориясендә тәмәке тарту;
Рөхсәтсез театрның хезмәткәрләр өчен бүленгән өлешенә керү.
Тулырак мәгълүмәт өчен телефон: (88553)45-46-40