Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

16+

Автор: Равил Сабыр

Режиссёр: Александр Далматов

«Әнигә әйтмәгез, үтерә ул мине!» Өч сабакташ — Галимҗан, Хамис, Илгизәр — чакыру хаты алу белән, шул сүзләрне искә төшерәләр. Университетны тәмамлап 20 ел узгач, алар иң яхшы кунакханәләрнең берсендә, люкс-номерда җыелалар. Тиздән бирегә Диләрә дә килә. Бу кызга яшь чакта барысы гашыйк булып йөргәннәр. Дүртесен дә Шаяннар һәм тапкырлар клубында уйнау гына түгел, фаҗигале хәл дә берләштерә. Берсендә студентларга урам шпанасы бәйләнә, сугыш китә, һөҗүм итүчеләрнең берсен, Кипиш кушаматлы яшүсмерне пычак белән кадап үтерәләр. Тикшерү эше нигезендә КВН командасы капитаны Кадыйр гаепле дип табыла, гәрчә дуслар моның алай түгел икәнен бик яхшы белсә дә. Судтан соң болар очрашмый һәм менә 20 ел узгач элеккеге дусларны кемдер яңадан җыя.

Фәхрине үтереп ташладылар Фәхрине үтереп ташладылар Фәхрине үтереп ташладылар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!