18+
Драма
Премьера
Автор: Ркаил Зәйдулла
Режиссер: Алибәк Омирбекулы
Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы режиссер Алибәк Омирбекулы куелышында «Явыз» спектакленә этәргеч булды.
Спектакль рәхимсезлеге белән тарихта танылган Алтын Урда ханы Бирдебәк турында. Атасы Җанибәк хан үлгәч, ул Җучи Олысының үсеш чорында тәхеткә утыра. Алтын Урданың территориаль бөтенлеген һәм мөһим кыйммәтләрен саклап калырга тырышып, Бирдебәк хан катгый чаралар күрә. Ул моның халкы өчен отышлы юл булуына ихлас ышана, Урданы таркалудан коткарырга тырыша. Әмма тәккәберлеге, хакимлек белән залимнарча ләззәтләнүе фаҗигале нәтиҗәләргә китерә.
«Явыз» тарихи дөреслеккә дәгъвә кылмый. Бу фәкатъ заман кешесенең шул дәвергә бер карашы.