18+
Драма
Автор: Лев Толстой, Екатерина Августеняк hәм Лиза Бондарь адаптациясе
Режиссёр: Лиза Бондарь
Лев Толстойның “Власть тьмы” пьесасы булган хәлләргә нигезләнгән. Тыштан яхшы булып күренергә тырышкан, әмма үзәге таркалган гаиләнең җинәятен бәян итә.
Спектакль авторлары әсәрнең асылын тагын да кискенләштерә торган заманча яңгыраш таба. Адәмне юлдан яздырырдай корама аң ничек формалаша дигән сорау куя алар. Һәм персонажларның гадәти сөйләмен музыкаль образларга төрәләр. Медиа киңлектәге вәсвәсәле бәйләнчек тавышларны композитор Николай Попов халык җыруыдай көйләтә. Кыйммәтләр алмаштырылган hәм үзләштерелгән. Сәхнәдәге тәүбә чын тәүбәме? Ә тормышта?


