Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

16+

Драма

Автор: Муса Җәлил, Илгиз Зәйниев

Режиссёр: Мурат Абулкатинов

Татар халкының риваятьләре янәдән сәхнәдә. Баһадирлар, каһарманнар, көчсезләрне яклаучы батырлар вакыты җитте.

«Алтынчәч»  операсы беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы алдыннан дөнья күрә.  Ул әле бүген дә актуальлеген югалтмый. Каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗат иткән алтын чәчле гүзәл кыз турындагы  бәянне операдан драма әсәренә әйләндереп,  Әлмәт театры аны тамашачыга  тагын да якынайта.

Спектакльдә эпос һәм драма, лирика һәм киеренкелек үрелеп бара. Әйтерсең лә монгол ханнарының Болгар иленә һөҗүме вакыйгаларын 1941-1945 еллардагы сугыштан һәм бүгенге көннән аерып торучы йөзләрчә еллар юк.

Тугыз баһадир көченә ия батыр; балаларын югалту кайгысыннан яшь түгүче, әмма якты киләчәккә ышанычын югалтмаган ана; чит көчләргә каршы көрәшергә ярдәм итүче тугры юлдаш – «Алтынчәч. Мирас» спектаклендә халык эпосы идеаллары яши һәм җиңә.

Алтынчәч. Мирас Алтынчәч. Мирас Алтынчәч. Мирас

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!