Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

12+

Драма

Автор: Хәсән Сәръян

Режиссёр: Айрат Әбүшахманов

Күренекле​ язучы һәм тел галиме, тәнкыйтьче​ Хәсән Сарьян иҗаты татар театры тарихында тәүге тапкыр сәхнәдә. Иҗат кешесенең холкы аның әдәби әсәрләрендә чагыла. Юмор һәм сатирага игътибарлы булуына карамастан, Сарьян әсәрләрендә ниндидер бер эчке сагыш, моң бар.​ Әмирхан Еники аның хакында «талантлы, дәртле, энергияле, кулыннан һәртөрле эш килүенә карамастан,​ ​ җаны бервакытта да тыныч була алмады, ниндидер бер канәгатьсезлек бәгырен гел кимерде дә торды», - дип яза.

Х.Сарьян гомеренең соңгы елында детектив характерда «Җәза» повестен иҗат итә һәм ул язучының вафатыннан соң гына башта «Казан утлары» журналында, аннары «Егет язмышы» исеменә үзгәртелеп аерым китап булып басылып чыга. “Агыйделнең аръягында” спектакле шул повестька нигезләнә. Повестьта «җәза» сүзен әдип берничә мәгънәдә кулланып, заманга һәм укучының хәзерлегенә​ бәйле төрлечә аңларга урын калдыра.

Көннәрдән бер көнне Даниял исемле малайның әтисен чәнчеп үтерәләр...

Спектакль "Единая Россия" партиясенең "Кече Ватан мәдәнияте" — "Кече шәһәрләр театрлары" федераль партия проекты ярдямендә куелды.

Премьера көне 9 ноябрь 2021.

Агыйделнең аръягында Агыйделнең аръягында Агыйделнең аръягында

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!