Альметьевский татарский государственный драматический театр - Кибет

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

18+

Драма

Автор: Олжас Жанайдаров

Режиссёр: Эдуард Шахов

Бүгенге  заманда коллык моңарчы күрелмәгәнчә киң таралган. Ул шул дәрәҗәгә җиткән ки, хәзерге коллар  кирәк булганда  процесска тиз генә җәлеп ителә, ә инде  кыйммәте кимүгә шундук башкасына алыштырыла торган деталь кебек.

Яхшыга өмет белән башкалага килгән яшь казах кызы үзенең  коллыкка эләгүенә төшенгәч, котылырга талпынып карый. Әмма җәһәннәмгә әйләнгән кибеттән качып котылу омтылышында ул ялгызы. Кол халәте аның кебекләрне бик тиз сындыра шул.  Хәер, кибет хуҗасы Зияш  үзе дә кол хәлендә: мул тормышы шул кол кибетчеләреннән тора. Җитмәсә, законсыз бизнесын яшерү өчен ул “өстәгеләр” алдында баш ияргә мәҗбүр.

“Кибет” – чынбарлыкның шул ягын  фаш итү омтылышы.

Спектакльнең премьера көне: 31 октябрь 2016.

Кибет Кибет Кибет

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!