12+
Мелодрама
Автор: Зифа Кадыйрова
Режиссёр: Лилия Әхмәтова
Хатын-кыз сабырлыгы, сынауларга дучар ителгән яралы язмышлар, шатлыгын да, газабын да үзенә сыйдырган мәхәббәт – Зифа Кадыйрова әсәрләрендә урын алган темалар. “Синсез килгән язлар”ында да язучы кыйбласына тугъры кала.
Алсу-Фәрхәд, Фирая-Газинурның җайга салынган матур тормышы, гаилә бәхете бер ялгыш адым аркасында чәлпәрәмә килә. Хыянәт...
“Синсез килгән язлар” спектакле язмыш тарафыннан бирелгән бер төрле сынауны бу ике хатын-кызның төрлечә узуы турында бәян ул. Алсу Фәрхәдне гафу итә, кичерә һәм күңелендә аңа булган нәфрәттән арына. Ул җиңә. Ә Фирая?
Илтөзәр Мөхәммәтгалиев инсценировкасы.
Спектакль дәвамы 2 сәгать 45 мин.
Спектакльнең премьера көне: 30 март 2018.