Альметьевский татарский государственный драматический театр - Сөюгә сусаганнар

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

12+

Мюзикл

Премьера

Автор: Рената Насыйбуллина

Режиссер: Зиннур Сөләйманов

Гаилә тормышы елъязмасы: гашыйк булу, кавышу, өйләнешү һәм бәхетле озын гомер! ​ Без һәрвакыт һәм һәркем өчен шулай булуын телибез. Әмма күп очракта юк кына сәбәпләр нәтиҗәсендә тавыш чыга. Шулай итеп “мәхәббәт көймәсе көнкүрешкә бәрелә” дә чәлпәрәмә килә. Гадәттә без үзебез күрергә теләгәнне генә күрәбез һәм үз хисләребезне генә өстен куябыз.

Безнең спектакльдә дә “Бер генә тапкыр булса да ишет мине”, дип ялвара иренә героиня. ​ “Мин дә мәхәббәт һәм наз көтәм”, - ди​ аңа каршы ире.

Тату һәм бәхетле яшәүнең сере нидә соң? ​Хаталардан ничек сакланырга? Әлеге сорауларга берәү дә төгәл генә, бер сүз белән җавап бирә алмас, шул исәптән без дә. ​ "Сөюгә сусаганнар" мюзиклында без бу хакта уйланабыз һәм сезгә дә ​ уйларга тәкъдим итәбез! ​ Театр артистларына кушылыгыз, әйдәгез, бу тормыш җырын бергә җырлыйк!

Сөюгә сусаганнар Сөюгә сусаганнар Сөюгә сусаганнар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!