Альметьевский татарский государственный драматический театр - Уфа шәһәрендә Әлмәт театрының гастрольләре

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Апрель аенда Уфа шәһәрендә Әлмәт театрының гастрольләре узачак.

Тиздән Әлмәт театры ике милләтне берләштерүче спектакльләр белән Уфага юл тотачак.

Әлмәт татар дәүләт драма театры күрше республика башкаласына гастрольләргә җыена. Уфа шәhәрендә спектакльләр 14-17 апрельдә һәм 27-29 апрельдә тәкъдим ителәчәк. Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән елда бу очрашу аеруча әһәмияткә ия: театр телләр, традицияләр һәм язмышлар унисон булып яңгыраган әңгәмә мәйданчыгына әверелә.

Әлмәт театры гастрольләре -бер-бер артлы барган спектакльләр гына түгел, ә тамашачы белән иң мөһим нәрсәләр турында сөйләшү. Кеше, сайлау, хәтер, батырлык, мәхәббәт һәм вакыт темалары. Афишада театрның иң яхшы куелышлары: драма, комедия, трагедия, патриотик юнәлештәге спектакльләр. Аларның һәрберсе бүген безне нәрсә берләштерә дигән сорауга үзенчә җавап бирә.

Программада 2024 елда Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестиваленең гран - при лауреаты «Ул әле өйләнмәгәнгә иде» спектакле аерым урын ала. Спектакль профессиональ җәмәгатьчелекнең һәм тамашачыларның югары бәясен нәкъ менә Уфада яулады. Бүген ул яңадан күрше республика театры сәхнәсендә.

Әлмәт театры заманча театр теленә игътибары, нечкә актерлык һәм режиссерлык эше, тамашачылар белән намуслы сөйләшүе белән билгеле. Бүген, бер-берең белән багланышны тою аеруча мөһим булганда, театр җәлеп итү ноктасына, мәдәниятләрне берләштерүче урынга әверелә. Нәкъ менә шушы яңгырашны Әлмәт театры Уфага алып киләчәк.

Гастрольләр Башкорт академия драма театрында һәм Уфаның «Нур» дәүләт театрында узачак.

Билетлар сатуда,аларны кассадан һәм онлайн алырга мөмкин.

14 апрель - «Ул әле өйләнмәгән иде»

15 апрель - «Кайда минем илем?», «Җиләкле җәй»

16 апрель - «Өзелгән көй», «Нечкәбил»

17 апрель - «Курку»

27 апрель - «И’тальян»

28 апрель - «Ат карагы»

29 апрель - «Җил артыннан»

Күрешкәнчегә кадәр!

Яңалыклар

16 июньдә 2026

Театр каникуллары тәмамланды

«Театр каникуллары» проектының дүртенче сезоны ахырына якынлашты.

15 июньдә 2026

Әлмәт театры - масштаблы Бөтенроссия сәяхәтенең бер өлеше!

Бөтен Россия буйлап ике юнәлештән Мәскәүгә "Театраль поезд"лар кайта.

02 июньдә 2026

Балаларны яклау көне

Театрда балаларны халыкара яклау көне узды.

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!