Театрда 82 сезонның беренче премьерасы узды – "Ирек колы, яки Дон Жуан татарча" спектакле, авторы һәм режиссеры Сәрдәр Таһировски.
Тамашачылар спектакльне иң җылы алкышлар белән каршы алдылар.
Зал өченче звонокка кадәр үк тулды. Фойеда дусларча җылы атмосфера һәм дулкынландыргыч хис хөкем сөрде, танышлар исәнләшәләр, кемдер программаларны карый, кемдер яраткан театрында узачак кичкә шатлана.
Әкрен генә ут сүнде, шау-шу тынды, һәм пәрдә күтәрелгәч, залда үзенә бертөрле тынлык урнашты.
Кадерле тамашачыларыбыз, тулы заллар һәм җылы алкышларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!


