«Тукыма» — гасырлар буе халыклар хәтерендә яшәгән эпос, риваять, миф, хикәя һәм образлар геройларына багышланган иҗади проект.
Бүген Ерак Көнчыгышның төньяк халыклары герое Кутх турында сөйлибез. Бу образда зирәклек, хәйләкәрлек һәм Бөек иҗат көче үрелеп бара: риваятьләргә күз салганда, нәкъ менә Кутх җирне, кояш, ай, йолдызларны, һәм халыкның үзен барлыкка китергән.
Проект Россия халыклары бердәмлеге елында башланып, илебезнең география елында дәвам итәчәк. Без геройлар турында сөйләп кенә калмыйбыз, төбәкләрнең табигатен ачачакбыз: ландшафт, климат һәм уникаль табигать күренешләренең образлар һәм сюжетлар тудыруын, дөньяга карашны формалаштыруын күрсәтәчәкбез.
Алда тагын 7 сюжет һәм фотоиллюстрацияләр көтелә, һәр федераль округка берешәр. Күп җепләрдән безнең күпмилләтле мәдәниятебезнең бердәм тукымасы ничек төзелгәнен бергәләп күрербез.
Проект авторы һәм фотографы — Татьяна Афонина. Котх ролендә – Рамазан Йосыпов.


