19нчы ноябрьдә театр коллективы Татарстан Республикасының халык артисты Рафик Рөстәм улы Таһировны юбилее белән котлады.
Театр сәхнәсенә 1987нче елдан бирле тугры хезмәт итеп, сиксәннән артык образ иҗат иткән артистыбыз өчен хезмәттәшләре махсус котлау программасы әзерләгәннәр иде. Алар үзләренең истәлекләре белән дә уртаклаштылар.
Рафик Таһиров – театрның әйдәп баручы артисты гына түгел. Аның исеме Әлмәт театрының тарихы, үсеше белән дә тыгыз бәйләнгән.
Фоторепортаж сылтама буенча.


