Альметьевский татарский государственный драматический театр - Әлмәттә "Снежность": 18/11 билетлар сату старт ала!

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сш.-чр. 12:00-19:00, пҗ.-шм. 12:00-21:00, як. 12:00-16:00, дш. - ял, төшке аш - 15:00-16:00.

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Хөрмәтле тамашачылар!

18-20нче декабрьләрдә, социаль инвестор Андрей Комаров инициативасы белән, Әлмәттә XXIIIнче "Снежность" балалар хәйрия театр фестивале узачак.

Фестивальнең төп бурычы-балаларны,беренче чиратта социаль яктан якланмаган балаларны, сәнгать дөньясына кертү, үсеп килүче буында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру.

2026 елда, 20 гасырның беренче яртысында балалар өчен рус әдәбиятын иҗат итүчеләрнең берсе, прозаик, шагыйрь, драматург, сценарийлар авторы һәм журналист Евгений Шварцның тууына 130 ел тула.

Фестиваль яшь тамашачыларга Россия балалар театрларының юбиляр язучы пьесалары буенча куелган иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

Билетлар сату театр кассасында 18/11 башлана.

Әгәр 45-46-40 номерыннан кассага шалтырата алмасагыз, 45-46-06 номерыннан директор урынбасарына шалтыратыгыз.

Сезне фестивальдә көтәбез.

Яңалыклар

16 ноябрьдә 2026

М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Әлмәт театрының Театр көне узды…

Театр – спектакльләр генә түгел. Шулай ук ул очрашулар, экспериментлар, тренинглар, бәхәсләр һәм ачышлар.

08 ноябрьдә 2026

Театр берьюлы дүрт режиссер белән эшли

Бер өстәл артында бүгенге көндә театрыбызның киләчәген хәл итүче иҗади команда җыелган: Уланморза Кырыпбаев, Тимур Кулов,Булат Гатауллин,драматург Айдар Әхмәдиев һәм, әлбәттә, театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

06 ноябрьдә 2026

"РетроАспекТ" проекты

"РетроАспекТ" проекты кысаларында, "Изба-читальня" китап укучылар берләшмәсе әгъзалары Карим Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектакленең язмасын карадылар.

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!