Альметьевский татарский государственный драматический театр - М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Әлмәт театрының Театр көне узды

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сш.-чр. 12:00-19:00, пҗ.-шм. 12:00-21:00, як. 12:00-16:00, дш. - ял, төшке аш - 15:00-16:00.

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Театр – спектакльләр генә түгел. Шулай ук ул очрашулар, экспериментлар, тренинглар, бәхәсләр һәм ачышлар.

М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Чикләрсез сәхнә» республика марафоны кысаларында Әлмәт театрының Театр көне узды.
Без тамашачыларны театрга тамаша залы күзлегеннән генә карарга гына түгел, ә бераз тирәнгәрәк күз салырга чакырдык.
Һәм «Бистә фәрештәсе» спектакленең Театр костюмы күргәзмәсеннән башладык (рәссам Динә Тарасенко).

Костюмның үз биографиясе бар: башта ул рәссам уенда яши, аннары тегү цехында форма ала, аннары сәхнәгә чыга. Сәнгать әсәрләренә әверелә торган костюмнар спектакль сәхнәдән төшкәннән соң да озак яшиләр. Һәм мондый күргәзмәләр -алар өчен яңадан дөньяга танылу мөмкинлеге.

«Бистә фәрештәсе» костюмнар күргәзмәсе тамашачыларга детальләрне, фактураларны, сәнгать чишелешләрен күзәтергә мөмкинлек бирде.

Хәким Сәлимҗанов китабы буенча куелган «Артист язмалары» спектакле татар театрының ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Артистлар нәрсә турында хыялланалар, нинди кыенлыклар белән очрашалар, спектакльләрне ничек иҗат итәләр һәм үзләренең һөнәрен ничек күрәләр – спектакль шулар белән таныштыра. Китап авторы – аның традицияләрен формалаштыручыларның берсе. Әлмәт театрында әлеге спектакль кече сәхнәдә бара. Ул Казан Актерлар йорты сәхнәсенә бик тәңгәл туры килде.

Әгәр син беркайчан да сәхнәгә чыкмасаң, уйнарга өйрәнеп буламы икән? Әлмәт театрының баш режиссеры Сәрдәр Таһировски марафонда катнашучыларга бу сорауларга җавап бирергә тәкъдим итте. «Игра для всех» тренинглары үзара бәйләнеш зонасы булды, анда актерлык тәҗрибәсе түгел, ә уенга кушылу, партнерга ышану мөһим.

«Тыңлап карыйк» юмористик тамашасы Әлмәт театры программасының финал аккорды булды. Мәйданчыкта «Хәйруллинскийлар» - курс мастеры Илдар Хәйруллинның чыгарылыш укучылары очрашты. Җанлы аралашу, шаяртулар вакыйгаларга бай көнгә нокта куйды.

Ә тамашачылар театр төрле булырга мөмкин дигән фикерне тагын бер кат расладылар. Театр - уй-кичерешләр белән уртаклашу урыны гына түгел, ул чын күңелдән көлдерә дә белә.

«Чикләрсез сәхнә» проекты Россия СТДНЫҢ 150 еллыгына һәм Казан Актерлар йортының 85 еллыгына багышланган.

Фоторепортаж

Яңалыклар

18 ноябрьдә 2026

Әлмәттә "Снежность": 18/11 билетлар сату старт ала!

Хөрмәтле тамашачылар! 18-20нче декабрьләрдә, социаль инвестор Андрей Комаров инициативасы белән, Әлмәттә XXIIIнче "Снежность" балалар хәйрия театр фестивале узачак.

08 ноябрьдә 2026

Театр берьюлы дүрт режиссер белән эшли

Бер өстәл артында бүгенге көндә театрыбызның киләчәген хәл итүче иҗади команда җыелган: Уланморза Кырыпбаев, Тимур Кулов,Булат Гатауллин,драматург Айдар Әхмәдиев һәм, әлбәттә, театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

06 ноябрьдә 2026

"РетроАспекТ" проекты

"РетроАспекТ" проекты кысаларында, "Изба-читальня" китап укучылар берләшмәсе әгъзалары Карим Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектакленең язмасын карадылар.

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!