"РетроАспекТ" проекты кысаларында, "Изба-читальня" китап укучылар берләшмәсе әгъзалары Карим Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектакленең язмасын карадылар.
"Җилкәнсезләр" спектакле - татар җәмгыятенең 1910-1925 еллардагы борылыш чорындагы тормышы турында сөйләүче трагикомедия һәм сатира. Спектакльнең исеме метафорик рәвештә тарих дулкыннары буйлап йөртелә торган җилкәнсез кораб дигәнне аңлата.


