Альметьевский татарский государственный драматический театр - Театр көне уңаеннан шәп яңалыклар бар!

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

"Тантана" премиясе нәтиҗәләре билгеле.

"И'тальян" спектакле "Эксперимент" номинациясендә җиңүче дип табылды. Режиссер Сәрдәр Таһировскины, актёрларны, куелыш төркемен һәм, әлбәттә,үзенең һәм иҗатының үлемсезлеген тагын бер кат раслаган автор Карло Гольдонины котлыйбыз!

Театрыбыз өчен тагын бер горурлык- Татарстанның атказанган артисты Раушан Мөхәммәтҗанов "Өзелгән көй" спектаклендә Фәрит Яруллин роле өчен Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенең махсус бүләгенә лаек булды.

Бүләк – Мәскәүдә "Алтын битлек" премиясен тапшыру тантанасында катнашу.

Горурланабыз һәм чын күңелдән тәбрик итәбез!

"Тантана" театраль премиясен тапшыру церемониясе кысаларында Фәридә Исмәгыйлева Әлмәт театры тарафыннан гамәлгә куелган Зәкия Туешева исемендәге өч премияне тапшырды.

Беренче премия таланты,сәхнәгә бирелгәнлеге һәм оста башкарган рольләре өчен Әлмәт театры актрисасы,Татарстанның атказанган артисткасы Гөлнара Кәшиповага

Икенче премия актерлык яшәешенең тәэсирлелеге өчен Түбән Кама драма театры артисткасы Гүзәл Шәмәрдановага

Өченче премия театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше һәм театраль традицияләрне саклавы өчен Апас халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшинага тапшырылды.

Яңалыклар

23 августта 2026

Әлмәт театры "Биеклек" фестивалендә катнаша

Бу көннәрдә безнең команда Майкоп шәһәрендә.

19 августта 2026

"Гомер мизгелләре"

Габдулла Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсендә шагыйрь-фронтовик Ә.Маликовның 105 еллыгына багышланган "Гомер мизгелләре" исемле әдәби кичә узды.

13 августта 2026

Хөрмәтле тамашачылар, театр кичәләрегезне алдан планлаштырыгыз…

Августта кассаның эш графигына игътибар итегез.

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!