Альметьевский татарский государственный драматический театр - Премьера белән!

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сш.-чр. 12:00-19:00, пҗ.-шм. 12:00-21:00, як. 12:00-16:00, дш. - ял, төшке аш - 15:00-16:00.

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

12-13 декабрьдә Әлмәт театрында 80нче сезонның икенче премьера спектакле узды.

Ркаил Зәйдулла әсәре буенча режиссер Алибәк Омирбекулы куелышында спектакльне тамашачылар җылы алкышлар белән кабул иттеләр.

Фоторепортаж

Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы режиссер Алибәк Омирбекулы куелышында «Явыз» спектакленә этәргеч булды.

Спектакль рәхимсезлеге белән тарихта танылган Алтын Урда ханы Бирдебәк турында. Атасы Җанибәк хан үлгәч, ул Җучи Олысының үсеш чорында тәхеткә утыра. Алтын Урданың территориаль бөтенлеген һәм мөһим кыйммәтләрен саклап калырга тырышып, Бирдебәк хан катгый чаралар күрә. Ул моның халкы өчен отышлы юл булуына ихлас ышана, Урданы таркалудан коткарырга тырыша. Әмма тәккәберлеге, хакимлек белән залимнарча ләззәтләнүе фаҗигале нәтиҗәләргә китерә.

«Явыз» тарихи дөреслеккә дәгъвә кылмый. Бу фәкатъ заман кешесенең шул дәвергә бер карашы.

Яңалыклар

21 ноябрьдә 2026

Театр коллективы Татарстаyның халык артисты Рафик Рөстәм улы Таһировны юбилее белән котлады…

19нчы ноябрьдә театр коллективы Татарстан Республикасының халык артисты Рафик Рөстәм улы Таһировны юбилее белән котлады.

19 ноябрьдә 2026

Әлмәт театры - видеоконтент буенча Татарстанда иң яхшысы

Казанда, республиканың дәүләт пабликлары конкурсы кысаларында, бүләкләү тантанасы үтте.

18 ноябрьдә 2026

Әлмәттә "Снежность": 18/11 билетлар сату старт ала!

Хөрмәтле тамашачылар! 18-20нче декабрьләрдә, социаль инвестор Андрей Комаров инициативасы белән, Әлмәттә XXIIIнче "Снежность" балалар хәйрия театр фестивале узачак.

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!