"Кибет" (18+) - 16 март, 17:00 Кече зал.
Бүгенге заманда коллык моңарчы күрелмәгәнчә киң таралган. Ул шул дәрәҗәгә җиткән ки, хәзерге коллар кирәк булганда процесска тиз генә җәлеп ителә, ә инде кыйммәте кимүгә шундук башкасына алыштырыла торган деталь кебек.
“Кибет” – чынбарлыкның шул ягын фаш итү омтылышы.
"Ат карагы" (12+) - 16 март, 19:00 Зур зал.
Татар драматургиясенең йөзек кашы булган Туфан Миңнуллин пьесасына нигезләнгән спектакль кабат тормыш сәхнәсенең иң түрендә. Татарның күренекле улы үзенең “Ат карагы” пьесасында һәр чор өчен актуаль булган шәхес иреге һәм намус мәсьәләләрен күтәрә.
Спектакльдәге геройлар буяуларны хәтерләтәләр. Анда ачык төстән караңгы буяуга кадәр барлык төсмерләр дә чагыла. Бер-берсе белән кушылалар, битлекләрен йолкып алалар, кимчелекләрен һәм яхшы якларын ачалар.