Альметьевский татарский государственный драматический театр - Әлмәт театрында 81 нче театр сезоны ачылды

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Әлмәт театрында 81 нче театр сезонының тантаналы ачылышы узды. Тамашачыларга Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Ат карагы» спектакле күрсәтелде.

Әлеге куелыш 2024 ел нәтиҗәләре буенча театр сәнгатенең алтын фондына кергән иң яхшы 100 спектакльләрнең берсе. Быел күренекле драматург Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел.

Сезон ачылышында театрның бөтен труппасы катнашты. Коллективның ирләр өлеше "Ат карагы" спектаклендә сәхнәгә чыгарга әзерләнгәндә (спектакльдә ир затларына гына катнаша), театр актрисалары бина алдында оригиналь театральләштерелгән күренешне тәкъдим иттеләр.Театрыбыз сәхнәсендә Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрнең хатын-кыз образлары бер мәйданчыкта иде.

Бәйрәм рухын кызыл җәймә, фойедагы яңартылган фотозоналар һәм ел саен театр сәнгатенә керткән өлеше өчен премияләр тапшыру тантанасы дәвам итте.
Бәйрәм кунаклары - Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова, "Татнефть" хәйрия фонды җитәкчесе Эльмира Газизова һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева тамашачыларны сезон ачылышы белән котладылар.

Ел нәтиҗәләре буенча 81нче театр сезонын ачу вакытында бүләкләргә лаек булдылар:
"Ел артисты":
- Алмаз Габдуллин - «Нечкәбил» спектаклендә Илнур Шөгаев һәм «Җиләкле җәй» комедиясендә Шамил рольләре өчен;
- Диләрә Фазлыева һәм Энҗе Сәйфетдинова «Явыз» спектаклендә Бердибәк роле өчен.
Дамира Кузаева исемендәге премия ТР атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгыймовага һәм артист Айзил Фазлыевка бирелде.
«Иҗади активлык өчен» махсус премия белән артистлар Рамазан Йосыпов һәм Нәфис Газиев бүләкләнде.

ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар:
- Георгий Шепель, декорацияләр ясау цехы мөдире;
- Динар Галләмов, яктырту цехы мөдире;
- Рөстәм Гыйлалов, театрның электромонтеры.

Әлмәт башкарма комитеты Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
- Евника Лобанова, баш хисапчы;
- Әлфия Хәйруллина, билет кассасы мөдире;
- Рамилә Мостафина, баш хисапчы урынбасары.

Тантаналы ачылыш тамашачыларга төрле премьералар һәм кызыклы очрашулар белән сөендерә торган 81нче сезонның якты башлангычы булды. Театрыбызда 9 октябрь көненә билгеләнгән итальян драматургы Карло Гольдониның «И'тальян» пьесасы буенча комедия спектакленең репетицияләре бара.

 

Яңалыклар

02 июньдә 2026

Балаларны яклау көне

Театрда балаларны халыкара яклау көне узды.

25 майда 2026

Сезон ябылды, ләкин театрның йөрәге тибүдән туктамады!

Бу шимбәдә Әлмәт театры стационарда 81нче сезонын япты.

19 майда 2026

Әлмәт белән Нальчик арасында театраль күпер

"Зур гастрольләр" программасы кысаларында Әлмәт театры Кабардино-Балкариядән килгән хезмәттәшләрен кабул итте.

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!