Бүген көндез Кудымкар шәһәрендә онлайн-программа кысаларында театрыбыз «Явыз» спектаклен күрсәтте.
Кудымкар театры директоры Анатолий Четин коллективка фестивальдә катнашучы дипломын тапшырды. Ә кич белән тамашачыларга «Ат карагы» спектакле оффлайн тәкъдим ителде.
"Сообщение" VII милләтара театр фестивале лауреаты дипломына "Ат карагы" спектаклендәге роле өчен "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов лаек булды.
Эдуардны җиңүе һәм коллективны искиткеч эш, ә бөтен коллективны фестивальдә уңышлы чыгыш белән котлыйбыз!


