Альметьевский татарский государственный драматический театр - "Курку" спектакле премьерасы

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Әлмәт театрында Зөлфәт Хәким әсәре буенча режиссер Айдар Җаббаров куелышында "Курку" спектакле премьерасы узды.

Спектакль авторлары Зөлфәт Хәким повестенә нигезләнеп кешене эш-гамәлгә этәргән  курку хисен өйрәнә. «Курку» көчсезлек түгел, ә энергия: ниндидер карарга килү, үзара юл куешу, хыянәт, котылу һәм башка шундый омтылышларны тудыручы көч.

Сәхнә – ачыктан-ачык сөйләшү урыны, монда артистлар тамашачы белән бергә  вакыйгаларны үтә игътибар белән күзәтә. Курыкканда без нишлибез һәм гомумән, куркуыбызны аңлыйбызмы? Безнең өчен сорауларга җавап түгел, ә шул халәттәге гамәлләрне, юлны ачыклау мөһим.

Автор - Зөлфәт Хәким

Режиссёр - Айдар Җаббаров

Рәссам - Булат Ибраһимов

Ут буенча рәссам - Ольга Окулова

Хореограф - Ләйсән Заһидуллина

Тавыш режисеры - Илнар Сибгатуллин

Фотограф - Татьяна Афонина

Фоторепортаж сылтама буенча.

Яңалыклар

02 июньдә 2026

Балаларны яклау көне

Театрда балаларны халыкара яклау көне узды.

25 майда 2026

Сезон ябылды, ләкин театрның йөрәге тибүдән туктамады!

Бу шимбәдә Әлмәт театры стационарда 81нче сезонын япты.

19 майда 2026

Әлмәт белән Нальчик арасында театраль күпер

"Зур гастрольләр" программасы кысаларында Әлмәт театры Кабардино-Балкариядән килгән хезмәттәшләрен кабул итте.

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!