Альметьевский татарский государственный драматический театр - Хөрмәтле тамашачылар!

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Сездән спектакль барышында телефоннарыгыздан файдаланмавыгызны сорыйбыз.

Шалтырату - язышулар, фото һәм видео төшерүләр артистларга да, яныгыздагы тамашачыларга да комачаулый.

Шуңа күрә алдан ук әйтеп куябыз: театр хезмәткәрләре бу очракта махсус яктырту җайланмалары ярдәмендә сезне кисәтәчәкләр. Спектакль барышында залның берәр урыны кинәт яктырып китсә, димәк, телефонны сүндерергә вакыт.

Әлеге кагыйдәдән искәрмә берничә очракта гына мөмкин:

*әгәр сез Җирнең метеорит белән бәрелеше проблемасын хәл итәсез икән,

*планетаны читтән килгән илбасарлардан саклашасыз икән,

*комсызлыкка каршы дару ясауда катнашасыз икән.

Башка барлык очракларда-бөтен игьтибар сәхнәгә! Һич тә булмаса, экранны караңгы режимга күчерегез.

Аңлавыгыз, театрга һәм бер-берегезгә хөрмәтегез өчен рәхмәт.

Яңалыклар

02 июньдә 2026

Балаларны яклау көне

Театрда балаларны халыкара яклау көне узды.

25 майда 2026

Сезон ябылды, ләкин театрның йөрәге тибүдән туктамады!

Бу шимбәдә Әлмәт театры стационарда 81нче сезонын япты.

19 майда 2026

Әлмәт белән Нальчик арасында театраль күпер

"Зур гастрольләр" программасы кысаларында Әлмәт театры Кабардино-Балкариядән килгән хезмәттәшләрен кабул итте.

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!