Театрда Татарстанның атказанган артисткасы Дилбәр Әбунәгыймованың юбилей кичәсе булып узды.
Аның исеме инде кырык ел дәвамында үзе уйнаган героинялар образлары белән тыгыз бәйләнгән.
Юбилей уңаеннан Дилбәр Әбунәгыймова үз иҗатында төп образларның берсен тудырган "Сагынуларга ни чара" драмасы күрсәтелде. Ул бу спектакльдә мәхәббәтен йөрәгендә саклап та, гаиләсенә һәм үз әхлагына тугры калган хатын-кыз ролен уйный. Бу образ аның иҗатындагы төп темаларның берсе.
Дилбәр Әбунәгыймова Казан театр училищесын тәмамлый һәм 1985 елдан бирле Әлмәт театрында хезмәт куя. Шул дәвердә актриса татар, рус, дөнья классикасы буенча эшләнгән спектакльләрдә 60 тан артык образ иҗат итте. Аның иҗатына психологик төгәллек, эчке тыйнаклык, катлаулы эмоцияләрне тышкы эффектларсыз гына бирә белү хас. Актриса өчен "зур"һәм"кечкенә"рольләр юк, ул аларныңбарысын да бер үк югарылыкта башкара.
Иҗатында ирешкән уңышлары өчен Дилбәр Әбүнәгыймовага 2001 елда "Татарстанның атказанган артисткасы" исеме бирелә.
Актриса бүген дә театр тормышында һәм төрле проектларда актив катнаша. Ул тудырган соңгы образларның берсе - "Йорт"иммерсив спектаклендә горком секретаре Рәйсә Коновалова.


