Альметьевский татарский государственный драматический театр - Бүләкләр җыелмасы артты

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Әлмәт театры үзенең бүләкләр җыелмасын тагын ике җиңү белән баетты.

"Яңа сезон" халыкара фестиваль-бәйгесендә театрыбыз артисткасы Римма Заһидуллина "Академик вокал. Профессионал" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Римма режиссер Сәрдәр Таһировски куйган "И"тальян" (К. Гольдони)спектакленнән "Русалка"("Су анасы") ариясен башкарды. Сүзләр авторы-Резедә Хәертдинова, композиторы - Ласло Бакк- Давид .

"Академик вокал. Һәвәскәр" номинациясендә театр артисты Рамазан Йосыпов беренче дәрәҗә лауреат дипломын яулады. Ул шул ук спектакльдән "In ginocchio da te" итальян җырын сайлаган иде.

Фестиваль-бәйгене оештыручылар - "Sforzando" башкару осталыгын үстерү буеча Төбәк хәйрия иҗтимагый фонды, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе.

Яңалыклар

02 июньдә 2026

Балаларны яклау көне

Театрда балаларны халыкара яклау көне узды.

25 майда 2026

Сезон ябылды, ләкин театрның йөрәге тибүдән туктамады!

Бу шимбәдә Әлмәт театры стационарда 81нче сезонын япты.

19 майда 2026

Әлмәт белән Нальчик арасында театраль күпер

"Зур гастрольләр" программасы кысаларында Әлмәт театры Кабардино-Балкариядән килгән хезмәттәшләрен кабул итте.

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!