Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

16+

Документаль спектакль

Автор: Гараф Фахрутдинов

Режиссёр: Ильяс Гареев

1944 елның​ 25 августында Плётцензее төрмәсендә 11 совет әсире, мәгърур татарлар - Муса Җәлил, Гайнан Кормаш һәм аларның көрәштәшләре җәзалана.
“Идел-Урал” легионы вәкиле, якташыбыз (Бөгелмә районы, Карабаш бистәсе) Гарәф Фәхретдинов истәлекләре буенча “Кайда минем илем?”​ спектаклен​ Әлмәт татар дәүләт драма театры тамашачыга тәүге тапкыр җәлилчеләрне искә алу көнендә тәкъдим итте. Бу - легионерларның бер өлеше булган культвзвод һәм капелла артистлары тарихы.
Мәгълүм ки, капелла артистлары хәрби хәрәкәтләрдә катнашмаган, алар вермахтка ант та бирмәгән. Чынлыкта, капелла һәм культвзвод​ легионерлар арасында яшерен эш алып бару өчен менә дигән “пәрдә” була.
Капеллада һәр артистның үз урыны: кемдер җырлый, икенчеләре мандолина, гармун, скрипкада​ уйный. Үзбәкстаннан яшь укытучы Гарәф Фәхретдинов (Дим Алиш) әйдәп баручы солистларның берсе була. Муса һәм Гайнан иҗат иткән пьесаларда төп рольләрне ул башкара. Гаҗәп көчле тавышлы Гарәф концертларда татарның озын көйләрен суза. Капелла репертуарында шулай ук итальян,​ поляк, француз, гарәп җырлары да бар.
Лейпциг архивында табылган тәлинкәләр арасында капелла башкаруында “Ак каен”, “Яшь егетләр, яшь кызлар”, “Күбәләгем”, “Баламишкин” язылганнары бар.​ Спектакльдә​ әлеге язма да яңгырый.

Спектакльнең премьера көне - 25нче август 2020. Дәвамы 1 сәг. 30 мин.

Кайда минем илем? Кайда минем илем? Кайда минем илем?

· Төрле жанрлы сәнгать ·

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!