Альметьевский татарский государственный драматический театр - Йорт

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

12+

Иммерсив спектакль

Премьера

Автор: Равил Сабыр

Режиссер: Сәрдәр Таhировский

Билетлар алу

Бу спектакльдә әлмәтлеләр үз-үзләрен күрә ала. 1990 елда татар театры йортына әверелгән бинага бер генә мәртәбә булса да кереп чыкмаган кешене шәһәрдә табуы авырдыр. Иҗтимагый, мәдәни тормышка теге яки бу катнашы булган һәркемнең язмышы шушы йорт белән бәйле. Бу урын үзенә күрә бер төрле, аерым атмосфера белән сугарылган. Бинаның диварларына тәүге нефтьчеләр, беренче юл яручыларның энергетикасы, энтузиазмы, рухи каһарманлыклары сеңгән, алар гап-гади Әлмәт авылын Татарстанның нефть башкаласына әверелдергән.

«Татнефть» тарафыннан сафка бастырылган Техника йорты 1960 елның июнендә ачыла. Шул вакыттан башлап бу бина шәһәрнең үзәге булып тора. Географик үзәге дә, мәдәни, иҗтимагый һәм белем бирү үзәге дә. Без үз бинабызның тарихын җентекләп өйрәнеп сезнең өчен мавыктыргыч сәяхәт әзерләдек. Cезгә биредә спорт белән шөгыльләнгән, укыган, иҗат иткән, җырлаган, биегән... һәм әлбәттә инде гашыйк булган кешеләрнең үзенчәлекле язмышлары турында сөйләрбез.
Спектакльдәге вакыйгалар 1948 елдан алып безнең көннәргә кадәр дәвам итә. Тамашада 40тан артык артист, 20 кешелек хор катнаша.

Тамашачылар өч төркемгә бүленә. Һәрберсе аерым эчтәлекле спектакль карый. Әгәр сезнең һәр өч сюжетны да карыйсыгыз килсә, афишаны күзәтеп барыгыз, «Йорт» киләсе мәртәбә уйналганда рәхим итегез!

Йорт Йорт Йорт

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!