Альметьевский татарский государственный драматический театр - "Снежность" XXII балалар хәйрия театр фестивале

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Хөрмәтле тамашачылар! 12-14 декабрьдә Андрей Комаров инициативасы белән Әлмәттә "Снежность" XXII балалар хәйрия театр фестивале узачак.

Фестивальнең төп бурычы – беренче чиратта социаль яктан якланмаган балаларны сәнгать дөньясына җәлеп итү, үсеп килүче буында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга булышу.

Билетларның бер өлеше (амфитеатрдагы һәм балкондагы рәтләрдән) сату өчен театрга тапшырылган.

Билетлар 12 ноябрьдә 10:30 дан театр кассасында сатыла башлый.

Әгәр кассага 45-46-40 телефоны буенча шалтырата алмасагыз, 45-46-06 телефоны буенча директор урынбасарына мөрәҗәгать итә аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.

Яңалыклар

04 ноябрьдә 2026

Халыклар бердәмлеге көненә «Тукыма» җәябез!

«Тукыма» — гасырлар буе халыклар хәтерендә яшәгән эпос, риваять, миф, хикәя һәм образлар геройларына багышланган иҗади проект.

29 октябрьдә 2026

ТӘМ, ИРЕК ҺӘМ ДЕСЕРТ

Әлмәт театры 3-4ноябрьдә гадәти рамкаларны җимерә торган премьера тәкъдим итә: "Ирек колы, яки Дон Жуан-татарча".

28 октябрьдә 2026

Атказанган тамашачылар эзлибез!

82нче сезонда да без проектны дәвам итәчәкбез.Сезон ахырында, май аенда безнең шартларны үтәүчеләргә "Атказанган тамашачы"исемен бирәчәкбез.

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!