Альметьевский татарский государственный драматический театр - Сезон ябылды, ләкин театрның йөрәге тибүдән туктамады!

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Бу шимбәдә Әлмәт театры стационарда 81нче сезонын япты.

Димәк, августка кадәр театр бинасында кичке спектакльләр булмаячак. Ләкин күңелсезләнергә ашыкмагыз!

Июньдә без сезне Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта Театраль җомгада көтәбез. Спектакльне ачык һавада уйнаячакбыз.

Ә сезон ябылышында гадәти булмаган хәл булды: без тамашачыларыбызны хөрмәтләдек. 30 кешегә "Атказанган тамашачы" дигән күкрәк билгесе тапшырылды. Алар 81нче сезонның 12 дән артык спектаклен караганнар.

Тапшырылган бүләкләр:

- Күкрәк билгесе.

- 82 нче сезон спектакльләренә билетларга 20% ташлама.

- Спонсорлардан сертификатлар.

- Театрның юбилей фотокитабы.

- Киләсе сезонның беренче премьерасына сертификат.

Өч артистыбызга зур бүләк – "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе тапшырылды.

Алар: Миләүшә Юзаева, Энҗе Сәйфетдинова, Диләрә Фазлыева.

Театраль җомга көнне без театрыбызның тамашачыларга күренми торган башка хезмәткәрләрен дә котлаячакбыз.

Театрда эш дәвам итә. Актив рәвештә фестиваль эшчәнлеге алып барыла. Яшь тамашачыларга профилактик әкиятләр күрсәтәбез. Эшләрне тәртипкә китерәбез, премьералар әзерлибез, яңа спектакльләр куюны планлаштырабыз.

Яңалыклар

19 майда 2026

Әлмәт белән Нальчик арасында театраль күпер

"Зур гастрольләр" программасы кысаларында Әлмәт театры Кабардино-Балкариядән килгән хезмәттәшләрен кабул итте.

18 майда 2026

"Мещаннар" спектаклендә Әлмәт театры артистларының балалары да катнашты…

Нальчик театрының "Мещаннар" спектаклендә Әлмәт театры артистлары Мифтаховлар һәм Хәертдиновларның балалары да катнашты.

12 майда 2026

Балкар драма театры гастрольләре

Бүген безнең театрыбызда хөрмәтле кунаклар – Балкар дәүләт драма театры артистлары.

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!