Альметьевский татарский государственный драматический театр - Әлмәт театры Себердән җиңү яулап кайтты

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Әлмәт татар дәүләт драма театрының иҗат төркеме 16-24 ноябрьдә Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә узган «Сотоварищи» VI Бөтенроссия фестивалендә ике дипломга лаек булды. «Дөм» спектакле «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» һәм «Иң яхшы сценография һәм костюмнар» номинацияләрендә җиңү яулады.

Омск дәүләт Северный драма театры оештырган Фестиваль Михаил Ульянов истәлегенә һәм Тара шәһәренең 430 еллыгына багышланган иде. Быел фестиваль кысаларында Россиянең төрле шәһәрләреннән «Киләчәк заман геройлары» темасына багышланган 10 куелыш тәкъдим ителде.

Лев Толстойның драмасы буенча Лиза Бондарь куйган «Дөм» спектакле татарча синхрон тәрҗемә белән күрсәтелде. Фестиваль профессиональ танылу гына түгел, җылы аралашу мәйданчыгына да әверелде. Әлмәт труппасы Көнбатыш Себер төбәгендәге татар диаспорасы белән очрашты: бергәләп халык җырларын җырладылар, җылы аралаштылар.

Театрны лаеклы җиңү белән котлыйбыз, татар телен һәм мәдәниятен Бөтенроссия дәрәҗәсендә танылу өчен рәхмәт белдерәбез.

Яңалыклар

19 сентябрьдә 2026

82нче сезон ачылу уңаеннан бүләкләр

82нче сезон ачылу уңаеннан театр хезмәткәрләре төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алды.

10 сентябрьдә 2026

82 нче театр сезоны ачылышына әзерләнү

Кадерле тамашачылар! Аерым бер дулкынлану хисе белән без очрашуга – 82 нче театр сезоны ачылышына озаклап әзерләнәбез.

08 сентябрьдә 2026

Көзге пресс-конференция

Әлмәт театрында традицион көзге пресс-конференция үтте. Ул массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, Атказанган тамашачыларны, Уфаның "Нур" татар драма театры артистларын берләштерде. Очрашу гадәти булмаган форматта үтте: журналистлар...

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!