Альметьевский татарский государственный драматический театр - Әлмәт белән Нальчик арасында театраль күпер

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

"Зур гастрольләр" программасы кысаларында Әлмәт театры Кабардино-Балкариядән килгән хезмәттәшләрен кабул итте.

Кунаклар Татарстан тамашачысы өчен балкар теленең бөтен матурлыгын үзенә җыйган "Тынычлык һәм шатлык сезгә, Җирдә яшәүчеләр" исемле концерт программасын, Максим Горький пьесасы буенча куелган "Мещаннар" спектаклен, балалар өчен "Шамай ныгытмасы" әкиятен алып килделәр.
Кызыклы мәгълүмат: сәхнәдә балкар артистлары белән бергә Әлмәт театрының яшь артистлары да уйнады!

Гастрольләр – ул спектакльләр белән алмашу гына түгел. Әлмәтлеләр коллегаларына Татарстанның бөтен җанын күрсәтергә тырыштылар. Кунаклар Шөгердәге нефть музеенда булып, элек "кара алтын"ны нинди авырлыклар белән чыгарганнары турындагы тарих белән таныштылар, Габдрахман авылының туган якны өйрәнү музеенда татарларның авылдагы көнкүрешен күрделәр.

Борынгы Болгар җирендә үткән тарихка сәяхәт ясалды. Башкалабыз Казан белән таныштырдылар. Кунакларга төнге Казан буйлап экскурсия, көндез башкаланың йөрәгендә – Казан Кремле белән танышу, һәм Камал театрының яңа бинасына экскурсия оештырылды.

Нальчик кунаклары әйтүенчә, алар безнең якларны үзләренең таулары кебек яратып калдылар.

Ә сентябрьдә Әлмәт театры Кабардино-Балкариягә барырга җыена ("Зур гастрольләр" программасы ярдәмендә).

Яңалыклар

19 сентябрьдә 2026

82нче сезон ачылу уңаеннан бүләкләр

82нче сезон ачылу уңаеннан театр хезмәткәрләре төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алды.

19 сентябрьдә 2026

Сак булыгыз

Сак булыгыз

10 сентябрьдә 2026

82 нче театр сезоны ачылышына әзерләнү

Кадерле тамашачылар! Аерым бер дулкынлану хисе белән без очрашуга – 82 нче театр сезоны ачылышына озаклап әзерләнәбез.

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!