Татарстанның атказанган артисткасы, театрыбызның талантлы таянычлы актрисаларның берсе Асия Харисованың юбилей елы.
Бу ел аның шәхси гомер бәйрәмен Әлмәт театрыннан аерылгысыз иҗат юбилее белән берләштерә.
Шул уңайдан артисткага багышланган китап чыкты. Анда якташлары язган хикәя – истәлекләр, иҗатын чагылдырган бик күп фоторәсемнәр урын алган.
Без дә Асия Харисованың сөйләгәннәреннән сюжет әзерләдек. Ул:
. театрда ничек хезмәт итүе;
. хәзерге вакытта нинди яңа куелышларга репетицияләр баруы;
. хезмәтне һәм көнкүрешне ничек берләштерүе;
. киләчәккә иҗат планнары турында сөйли.
Асия Харисова ничек яшәве, аны ниләр борчуы, нәрсәләр илһамландыруы белән уртаклаша.
Сезнең аны үзе тудырган образларда, башкарган рольләрендә, көндәлек тормышта күрү мөмкинлегегез бар.


