Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

6+

Автор: Туфан Миңнуллин

Режиссёр: Гүзәл Акбердина

Төп герой, беркатлы бәләкәй сарык Бәрәне, изге мөкатдәс сарык булып, яшәгән ишегалдының башлыгы булырга хыяллана. Ул бик акыллы эт, йорт хайваннары башлыгы Акбай мәктәбендә белем ала, әмма сарык телен бик яхшы итеп өйрәнми, чөнки аның әнисе ул телдә бик сөйләшми. Моны күреп хәйләкәр песи Тәмлетамак Акбайдан котылып, башлык вазыфаларын үз өстенә алу нияте белән Бәрәнне алдап Бүреләр мәктәбенә урманга җибәрә. Ерткыч, әмма бик акыллы бүреләр башлыгы Бүре Акбай белән дуслыкны хөрмәт итү сәбәпле Тәмлетамакның бүләген кабул итми. Бәрәнне акылга утыртып Бүре кире авылга юл тота. Ана Сарык үз гаебен таный, Бәрән дә туган җирнең иң якын булуын аңлый, Тәмлетамак барысыннан да гафу үтенә. Шулай итеп авыл йорт хуҗалыгында кабат татулык, тынычлык хәсил була.

Спектакль татар телендә.

Акбай һәм сарык малае Акбай һәм сарык малае

· Балалар репертуары ·

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!