Альметьевский татарский государственный драматический театр - Татлы тормыш сере

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
3+

Автор: Амалия Мухамбетова

Режиссер: Амалия Мухамбетова

Һәрбер бала нәрсә ярата? Әлбәттә, тәм-том! Аларны тычкан баласы Чак та ярата. Ул гадәти булмаган урында-бөтен теләкне үти торган тылсымлы тәм-том ясаучы фабрикада яши.

Ләкин фабрикада бәла килеп чыга: яшерен рецепт урлана. Бөтенесе борчуда, нәрсә эшләргә дә белмиләр.

Әмма безнең кыю тычкан баласы курыкмый. Ул, рецептны табачагына ышанып, каракларны эзләргә чыга. Аңа тугры дуслары : кролик кызы Зефирка һәм сукыр тычкан Боб ярдәмгә киләләр. Алар бергәләп төп явыз-борындык Сухарьның һәм аның ярдәмчесе - керпе Крошканың өнен эзләп табалар.

Вакыт бик аз калып бара. Шуңа күрә Чак, дуслары белән бергә, барлык балалар да теләк теләп өлгерсен өчен, тәм-томны үзе әзерләргә була.

Секрет сладкой жизни Секрет сладкой жизни Секрет сладкой жизни

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!