12+
Музыкаль комедия
Яшьлек кайчан да яшьлек инде ул! Чорына да карамый, милләтенә дә, иленә дә! Һәр буын аны сагына. Юкка гына "Эх, киң урамнар тар иде! "дип әйтмәгәннәрдер. Узган гасырның 60нчы еллары исә үзенең апрель җилләре белән тарихта да күңелдә эз салган. Күпме яңалык, күпме мөмкинлекләр ачыла, нинди чагу төсләргә манчыла шул чор яшьләренең тормышы! Джинсы, кеды, джаз, рок-н-ролл! Авылга шундый "мода" алып килгән шәһәр стилягалары урындагы яшьләр белән уртак тел табармы? Урамнар тар булмасмы?
Режиссеры һәм музыкаль яктан бизәүчесе - Зиннур Сөләйманов, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Куючы рәссамы - Полина ЕмельяноваХореографы - Рәмизә Мөхәммәтшина, Башкортстан Республикасының атказанган артисты, Башкортстан Республикасының
атказанган сәнгать эшлеклесе
Костюмнар буенча рәссам - Наталья Степанова, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
Композиторы - Илшат Яхин, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Җыр текстлары авторы - Ләйсән Якупова
Хормейстер - Әфарим Акчурин, Башкортстан Республикасының һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Сәхнә утын куючы - Марина Нурмөхәммәтова
Дәвамы: 2 сәгать