16+
Трагикомедия
Төп вакыйга - геройларның җир тормышындагы хәлиткеч мизгелләреннән тупланган. Күңелдә тирән уелып калган хатирәләрдән. Аларга шатлыгы да, кайгысы да, авыр сынаулары да сыйган. Нинди нәтиҗәгә китерде ул аларны? Дөрес булганмы алар, әллә ялгышмы? Бу турыда уйланырга вакыт җитәрлек. Чөнки әсәрнең геройлары - фани дөнья белән бакыйлык арасындагы барзахта. Ике арадагы күпердә. Ничек үтәр алар ул араны? Нинди җавап тотар?
Александр Цыпкин әсәрләреннән өзекләр кулланылды
Әдәби тәрҗемә авторы - Гөлнур Усманова
Режиссеры һәм музыкаль бизәүчесе - Гүзәл Абушахманова-Акбердина
Рәссамы - Нурия Габидуллина, Башкортстанның атказанган рәссамы
Хореографы - Рената Бабич-Крицкая
Рәссам ассистенты - Екатерина Гусева
Дәвамы: 2 сәгать