16+
Драма
Авторы: Зифа Кадыйрова, Гөлнур Усманова инсценировкасында
Сугыштан соңгы еллар. Тормыш бөтен михнәтлеге белән изә кешене. Фатыйма да шул илдә туып, шул мохиттә яши. Караңгы тормышының күгендә көтелмәгәндә пәйда булган мәхәббәте кояш кебек балкыса да, аның җылысы озакка бармый. Тик яктылыгы гомеренең ахырына кадәр аның күңелен нурлый. Ә Фатыйманың тугрылыгына таулар көнләшерлек. Аяусыз тормышы нинди генә авырлыклар китермәсен, аның рухы сынмый-сыгылмый. Ә көтеп узган гомере - иң югары баскычка - Ходай Тәгаләгә чиксез инану, Раббыбызга чиксез сөю дәрәҗәсенә алып килә.
Режиссеры һәм музыкаль яктан бизәүчесе - Азат Җиһаншин, Башкортстанның халык артисты, Ш.Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясе лауреаты
Куючы рәссамы - Валерий Яшкулов, Русиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
Хореографы - Рәмизә Мөхәммәтшина, Башкортстанның атказанган артисты һәм сәнгать эшлеклесе.
Дәвамы: 2 сәгать 25 минут.