12+
Комедия
Автор: Резеда Хәертдинова
Режиссёр: Динар Хөснетдинов
Кешеләр төрле булган кебек, аларның язмышлары да төрле. Ә кылган гамәлләре, хаталары?. Алары да төрле. Чөнки ул хаталарны, мәшәкатьләрне кеше үзе уйлап чыгара. Уйлап чыгара да, шуңа ышана башлый.
Кеше җирдә тормыш биргән дәресләрне өйрәнү өчен яши. Өйрәнеп бетмәгән булса, кабат-кабат шул бер дәресне укый. Һәм инде өйрәнеп беттем дигәндә генә, тормыш аның юлына яңа дәрес ташлый. Бу мәңге шулай дәвам итәдер... Дәресләре күп булган саен, тормышның укытучылары да арта. Ләкин аларның ярдәменә, киңәшенә колак салыргамы, юкмы икәнен кеше үзе хәл итә