12+
Драма
Автор: Ләйсән Әминова
Режиссёр: Наилә Нәҗипова
Мәхәббәте, яшәеше ихлас булса, кеше дөньядагы гаделсезлекләргә, афәтләргә карамастан, гаиләсенә генә булса да бәхетле оя кора ала. Сугыш еллары күпме гаиләгә төзәлмәслек яра салды, исән калганнарның язмышын үзгәртте. Ә шулай да күпләр яшәргә һәм бәхетле булырга, йөрәктә мәхәббәт, кешеләргә ышаныч сакларга, кеше булып калырга көч тапты.
Гасырлардан килгән, буыннан-буынга күчкән гореф-гадәтләрне, ата-бабалар зирәклеген, тирә-юньдәгеләргә хәерхаһлы, сизгер йөрәген терәк иткән абыстакай зур гаиләсенең дәрәҗәсе генә түгел, аның рухи таянычы да, гаделлек сакчысы да, дәвамчыларының бәхетле киләчәгенә нигез салучы да.
Тик абыстакайның йөрәгендә үлемсез мәхәббәт ярасы яшерелгән. Җөйле серне кем ачар?
Спектакль дәвамы 2 сәгать 15 мин.