Альметьевский татарский государственный драматический театр - «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» орден

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

РФ Президенты Владимир Путин Әлмәт татар драма театры коллективын «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.

"Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен "Әлмәт татар дәүләт драма театры Татарстан Республикасы дәүләт автоном мәдәният учреждениесе коллективын" мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен" ордены белән бүләкләргә", – диелә Указда.

Театр 1944 елда, нефть катламнары үзләштерә башлау белән бер үк вакытта, Әлмәт мәдәният йорты базасында барлыкка килә. Ул күчмә эш шартларында эшләүче колхоз-совхоз театры буларак иҗат итә. Беренче вакытта театрда профессиональ актерлар булмый. Театр техникумын тәмамлаган беренче профессиональ актриса Нәгыймә Кимова килә. Әлмәттә профессиональ театр ачу идеясен гомумиләштерүче, район Советы башкарма комитеты утырышында мондый театрның нәкъ менә Әлмәттә кирәклеген исбатлаучы Әсфан Галиев була. Казаннан Әсфан Галиев белән махсус белемле Сания һәм Гыйбадулла Хәбибов, Нәгыймә Кимовалар килә, Шөгер, Башкортостанның Авыргазы колхоз-совхоз театрларында эшләп алган Әлмәт мәдәният йорты директоры Нәгыймә Дәүләтшина да театрга күчә. Бер уч энтузиастлар берәр пәрдәлек пьесалар, скетчлар әзерлиләр, концертлар оештыралар. Ярымпрофессионал, ярым үзешчәннәрдән торган бу коллектив зур фидакарьлек күрсәтеп олы сәнгатькә юл яра башлый. Алар үзләре булган һәр җирдә талантлы һәвәскәрләр эзлиләр. Театрга тагын Таһирә Җаббарова, Һадый Җәләтов, Касыйм Еникеев, Хәмзә Рамазанов, Хәнифә Гасыйрова, Камил Мөхәммәтҗановлар килеп кушыла һәм инде алар бергәләп зур катлаулы драма әсәрләренә мөрәҗәгать итә башлыйлар. Табигый ки, театр мәдәният йорты базасында барлыкка килә. Утызынчы елларда агачтан салынган ике катлы ике йөзләп урынлы тамаша залы, хәтта балконы да булган әлеге бинада театр үзенең эшен башлый. Театр сәхнәсендә куелган беренче тулы пьеса Риза Ишморатның режиссер Ә.Галиев куйган «Кайту» драмасы була.

Яңалыклар

19 майда 2025

Кассаның эш графигы

Игътибар! Бу атнада кассаның эш графигы:

09 майда 2025

Җиңү көненә Әлмәт театрынан программа

Бүген театр бинасы артындагы фонтан мәйданчыгында Әлмәт театрының концерт программасы узды.

07 майда 2025

Әлмәт театры артистлары янәдән сәхнәдән төште

Бүген, Җиңү көне уңаеннан, Әлмәт театры артистлары янәдән сәхнәдән төшеп халыкка чыктылар.

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!