Альметьевский татарский государственный драматический театр - Әлмәт театры тарихында җуелмас эз калдырган шәхесләргә зур ихтирам билгесе

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Театр хезмәткәрләре үзләренең мәңгелек йортка күчкән хезмәттәшләренең каберләрен зиярәт кылдылар.

Әлеге чара Әлмәт театры тарихында җуелмас эз калдырган шәхесләргә зур ихтирам билгесе булды.

Камил Вәлиевның каберенә чәчәкләр утыртылды. Театр ярдәме белән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артистына кабер ташы куелды.

Шулай ук Ибраһим Умеровның каберендә булдылар. Ул Әлмәт театры оешкан, труппа аякка баскан чорда-узган гасырның 1949-1958нче елларында эшләгән һәм театрның беренче атказанган артисты булган.

Авыр вакытлар булган ул: финанслау начар, декорацияләрне йөртергә мөмкинлек юк.Ә Әлмәт театры ул чорда күчмә театр булган,реквизит һәм декорацияләрне артистлар үз җилкәләренә күтәреп ташыганнар. Әмма театр яшәгән, спектакльләр чыгарган, авыллар буйлап гастрольләрдә йөргән.

Умеров каберенә театр һәм артистлар акчасына алынган яңа таш куелды.

Видео

Яңалыклар

23 октябрьдә 2026

КАССА ЧЕГЫ БИЛЕТ ТҮГЕЛ ҺӘМ ЗАЛГА КЕРҮ ӨЧЕН КУЛЛАНЫЛМЫЙ

ИГЪТИБАР, ХӨРМӘТЛЕ ТАМАШАЧЫЛАР!КАССА ЧЕГЫ БИЛЕТ ТҮГЕЛ ҺӘМ ЗАЛГА КЕРҮ ӨЧЕН КУЛЛАНЫЛМЫЙ.

20 октябрьдә 2026

Игътибар!

Кадерле тамашачылар!

16 октябрьдә 2026

Театрыбызның эшенә түбәндәге сылтама буенча бәя бирү

Хөрмәтле тамашачылар!

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!