Альметьевский татарский государственный драматический театр - Язылмаган язмышлар

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
16+

Режиссёр: Нәфисә Исмәгыйлова

Актрисалар һәммәсе дә сөеп-сөелеп яшәргә омтылган, ләкин хыянәт, яла, җәберләү кебек хисләр белән сыналган, әмма сынмаган гыйбрәтле язмышларны үз иңнәренә “салып” карады.  Аларның беренчесе матур һәм бай ир белән яшәп,  мәхәббәт тапмаган ханымны, икенчесе  авылдашлары яласы белән гыйшкыннан аерылган һәм гомерлеккә ялгыз калган хатынны, өченчесе бик яшьли мәсхәрәләнеп, авыр сүз күтәргән, шул кимсетүләргә дә карамастан “башкалар кебек үк ак туй күлмәге киеп кияүгә чыгу” бәхете тәтегән  шәһәрдәшебезне уйнады.

Дүртенчесе, бишенчесе, алтынчысы бәлки урамда, транспортта, тукталышта янәшә торган, ихтимал күршебездә яшәгән, күргәннәренә ис-акыл китәрлек якташларыбыз кичерешләрен бәян итте. Тамашачы буларак миңа тәүфыйк теләп үстергән баласыннан җәберләнгән, шул мәсхәрәгә түзә алмыйча үзенә кул салырга уйлаган, әмма урын өстендәге әнисе турында уйлап, улын утырткан һәм бүген аның төрмәдән чыгасын шомланып көткән ханым (Татарстанның атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгыймова уйный) тарихы тетрәндерде.

Спектакльнең премьера көне: 11 октябрь 2014.

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!