Альметьевский татарский государственный драматический театр - Lady Газраил

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

16+

Автор: Саймон Мур

Режиссёр: Илшат Мөхетдинов

«Lady Газраил» – танылган язучы Пол Шелдон һәм аның психопат фанаты Энни Уилкес турындагы тарихның сәхнә варианты.

Юл һәлакәтенә очрап, Пол җитди имгәнүләргә дучар була. Элеккеге шәфкать туташы Энни аны табып өенә алып кайта. Дәвалый, авыртуны баса торган дарулар бирә. Акрынлап Пол  үзенең бу йортта тоткын икәнлеген  аңлый.

Илшат Мөхетдинов, режиссер: Стивен Кинг чынбарлыкка башка күзлектән карарга мәҗбүр итә.  Хәтта яңа дөнья тудырган мизгелләрдә дә ул без яшәгән җәмгыятьне онытмый. Уйлап карасаң, безне аның иҗатындагы гайре табигый затлар түгел, ә менә гади кешеләр куркыта да. «Lady Газраил» спектаклендә  минем өчен мөһим тема – ул һәркемгә хас булган  чиктән тыш мавыгучанлык. Яшәү өчен кеше ниләр кичерергә,  нинди чиктән тыш адымнарга барырыга  сәләтле? Куркыныч, әмма кызыклы эзләнү булды ул.

Танылган автор Стивен Кинг романы буенча Уфа режиссеры Илшат Мөхетдинов куелышындагы триллер «Россиянең кече шәhәр театрлары» федераль проекты ярдямендә куелды.

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!