Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

12+

Драма

Автор: Арсений Фарятьев, Антон Федоров

Режиссёр: Антон Федоров

“Көзге сере” – гади бер кешенең котылгысыз явызлык белән килешергә теләмәве һәм аңа каршы тәвәккәл көрәше турында.  Бу - инде олыгаеп килгән төп геройның югалган дустын табарга омтылышы  белән бәйле төше.  

Менә ул – Оля – дәүләт университетына укырга керә. Алда аны  бернинди дә   бәла көтми кебек. Ләкин һич уйламаганда шул уку йорты  студенты,  аның яшьлек дусты Дима югала. Шул көннән университет серләр  тулы  шомлы  патшалыкны хәтерләтә.

Дима белән бәйле сораулары арткан саен, Оляга “патшалык”ның асылы ачыла.  Ул бу тирәлекнең гаделсезлеген һәм какшамаслыгын аңлый,  «патшалык» вәкилләренең хайвани йөзен күрә. Ахыр чиктә, дөньяның бөтенләй башкача төзелүен һәм аның  күзаллауларына тәңгәл булмавын  аңлый.  Тарихның бер өлешенә әйләнгән дусты гаип була. Үзенә дә шундый ук куркыныч янавын аңлаган хәлдә, Оля  ахыргача көрәшергә карар кыла. 

Спектакльдә Андрей Спиридонов (баян), Юлия Страхова (виолончель,) Андроник Мелконян, Наталья Пентегова, Рината Ехаева (скрипка) башкаруында композитор С.Гобәйдуллинаның “Җиде сүз” әсәреннән композицияләр яңгырый.

“Алтын битлек” премиясенә 6 номинация буенча дәгъва кылды. Спектакль «Россиянең кече шәhәр театрлары» федераль проекты ярдямендә куелды.

Дәвамы 1 сәг. 35 мин.

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!