12+
Автор: Зөлфәт Хәким
Режиссёр: Лилия Әхмәтова
Вакыйфның йорты асты-өскә килә. Туктаусыз көнләп йөдәткән хатыны көннәрдән бер көнне аерылышу турында сүз кузгата. Яраткан улы Раяз да нигезсез гаепләнгән әтисен яклый алмый. Өстәвенә, армиядә бергә хезмәт иткән, 20 ел күрешмәгән дусты Флүрнең Казанга аның Сәмиясе белән танышырга килгәнлеге ачыклана. Тәмам кәефе кырылган Вакыйф Чаллыга сатлык “дустының” хатыны Тәмбирә янына юл ала.
“Дөнья киң түгел икән!” – көнчел ир-хатыннар турында иронияле комедия.