Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

16+

Автор: Мария Огнева

Режиссёр: Илшат Мөхетдинов

Балалар йортында тәрбияләнгән официант кызның һәм ерак шәһәрдән килгән ялгыз ханымның  хәсрәте уртак. Икесе дә Яңа ел төнендә хәбәрсез югалган Костикны эзли. Берсе улын, икенчесе сөйгәнен. Полициянең дә, әйләнә тирәдәгеләрнең дә  яшь егетне эзләү гаме юк.  Светлана белән Аленага үз көчләренә ышанырга гына кала.

Әлегә бер бүлмәле кечкенә фатирда торырга мәҗбүр бу икәүнең мөнәсәбәтләре катлаулы: хәсрәт аларны берләштереп кенә калмый, ара-тирә каршы да куя. Ул вакытларда ике арада үпкә, гаепләү башлана. Әмма максат аларны барыбер якынайта.

«Адашкан  җаннар» – гади кешеләр язмышы турындагы бәян. Спектакль чит кеше кайгысын якын кабул итәргә, үзенең җан сызлавын ачарга әзер тамашачылар өчен.

Спектакльнең премьера көне: 13нче апрель 2018.

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!