16+
Проектның сәнгать җитәкчесе - ИСКӘНДӘР САКАЕВ
Рәссам - НАТАЛЬЯ КУЗНЕЦОВА
Музыкаль бизәлеш буенча җитәкче - ГЕННАДИЙ МАКАРОВ
Пластик бизәлеш буенча режиссер - АЛИНА МОСТАЕВА
Шеф-драматург - ФӘРИТ НӘГЫЙМОВ
“Аһәң” – татар халкының музыкаль-шигъри фольклорына нигезләнгән спектакль. Борынгы көйләр, бәетләр, җырлар, риваятьләр проект авторларын рухландырып, фантазиясен баетып, драматургларны кешелек тарихында беренче үтерү, татар тарихынының Болгар чоры, Казан ханлыгы төзелү, Идел буенда 1920-21 еллардагы ачлык, 30-40 еллар репрессиясе кебек үткәнне һәм бу заманның этник, лингвистик, мәдәни проблемаларына бәйле новеллалар - кыска хикәяләр иҗат итәргә этәрде. Әлеге бәяннарны сюжет түгел, ә яшәү һәм үлем белән бәйле сорау берләштерә: яшәү мәгънәсе нәрсәдә? ни өчен яшибез? Көнкүреш тормышны түгел, ә яшәү рухын сүрәтләүче манзара бу. Тарихка, бүгенге вәзгыятькә яшьләр (замандашлар) карашы! Кан тавышы! Аһәңе!
Проект “Кече Ватан мәдәнияте” федераль программасы ярдәмендә куелды.