1944 елның 18 гыйнварында Азнакай районы Банки Сукаеш авылында туа.
Әлмәт татар дәүләт драма театрында 1962 елдан эшли.
ТАССРның атказанган артисты – 1971 ел.
ТАССРның халык артисты – 1981 ел Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты – 2010 ел.
Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан “Ел актеры” премиясе лауреаты – 2013 ел.
“Намус һәм дәрәҗә” номинациясендә “Тантана” республика театр премиясе лауреаты – 2016 ел.
Уйнаган рольләре:
- Мәйсәрә – “Зәңгәр шәл” (К.Тинчурин),
- Шәфәкъ – “Ай тотылган төндә” (М.Кәрим),
- Сәрби – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш),
- Баян-сылу – “Козы-көрпеш һәм Баян-сылу” (Г.Мөсрепов),
- Диләфрүз – “Диләфрүзгә дүрт кияү” (Т.Миңнуллин),
- Алиман - “Анам кыры” (Ч.Айтматов),
- Зөһрә – “Таһир-Зөһрә” (Ф.Бурнаш),
- Расиха – “Әни килде” (Ш.Хөсәенов),
- Рашель – “Васса Железнова” (М.Горький),
- Җәмилә – “Бай һәм хезмәтче” (Х.Ниязи),
- Ольга – “Фаҗига” (Л.Леонов),
- Хәмдия – “Ак калфак” (М.Фәйзи),
- Талия – “Ай булмаса, йолдыз бар” (Т.Миңнуллин),
- Мәстүрә – “Җырланмаган җыр” (М.Кәрим),
- Зөлфия – “Гүргә керер сер иде” (Р.Кинҗәбаев),
- Рауза – “Монда тудык, монда үстек” (Т.Миңнуллин),
- Разия – “Исәнмесез” (Т.Миңнуллин),
- Матур апа – “Туй күлмәге” (М.Гыйләҗев),
- Зарима – “Оҗмах капкасы” (М.Гыйләҗев),
- Нурдидә – “Утрау” (З.Хәким),
- Туктабикә – “Кыз урлау” (М.Кәрим),
- Җомабикә – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт),
- Җиһан – “Аршин мал алан” (Г.Хаҗибәков),
- Зинаида Михайловна – “Син кайда идең?” (Я.Пулинович).